Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәббаров: Татарстанда бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнде диярлек
Татарстанда бөртеклеләрне җыю ахырына якынлаша, әмма шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Татарстанның Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кукуруз җыеп аласы калган, аның мәйданы 46,3 мең гектар тәшкил итә. 100 мең тонна кукуруз җыеп алырга исәп тотыла.
Шикәр чөгендеренә килгәндә, бүгенге көндә 50 мең гектарның 17,6 мең гектары казылган, бу – 35 процент. 593 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган, аның уңышлылыгы 337 ц/га тәшкил итә, дип хәбәр итте министр.
«Шикәр чөгендерен казуда 76 чөгендер җыю комбайны эшли. Оптималь йөкләнеш һәм һава шартларында 1,7 мең гектарга кадәр тамыразык казып, шикәр чөгендерен 20-25 көн эчендә җыеп бетерү мөмкинлеге бар», – дип фаразлады ул. Яңа уңыштан 28,1 мең тонна шикәр җитештерелгән, быел шикәр чыгышының күләме 14,8 процент тәшкил итә.
Шулай ук актив фазада бәрәңге җыю да бар: 4,6 мең гектар мәйданның 1740 гектары җыеп алынган, ягъни 38 процент. 53,9 мең тонна бәрәңге казып алынган, уртача уңдырышлылык – 310 ц/га, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.
Җәббаров шулай ук бу ел ахырына кадәр федераль һәм республика программалары хисабына өстәмә 3,4 мең гектар сугарулы җирләр кертеләчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз