Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәббаров: Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 16,8 мең башка кимеде
Бүген Минзәлә районында авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона киңәшмәсе узды. Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов фермерлар, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре белән традицион очрашу үткәрде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, узган ел республика бюджетыннан 1,5 млрд сум дәүләт ярдәме күрсәтелүгә карамастан, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 16,8 мең башка кимегән, шул исәптән 7,1 мең сыер. «Иң зур югалтулар Балтач, Арча, Актаныш, Мамадыш, Буа, Мөслим районнарында», – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. Аның әйтүенчә, баш саны кимүнең төп сәбәбе – сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүгә кызыксыну булмау, чөнки сатып алу бәяләре түбән.
Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры фермерларны дәүләт ярдәме механизмын тулысынча эшкә җигәргә чакырды. «2026 елда кече формаларга ярдәм 1,8 млрд. сум күләмендә салынган, бу узган ел белән чагыштырганда 300 млн сумга күбрәк. Акчаларның шактый өлеше – 688 млн сум шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә бүлеп бирелә», – дип билгеләп үтте ул.
Марат Җәббаров әйтүенчә, дәүләт ярдәменең иң нәтиҗәле төре булып мини-фермалар төзү кала. Профильле министрлык башлыгы программаның нәтиҗәлелеген күрсәтүче статистиканы китерде: республикада дәүләт программасында катнашучы фермерларда терлекләр саны соңгы алты елда 4214 башка арткан.
Марат Җәббаров ассызыклаганча, кече хуҗалыкларны үстерүнең төп резервлары авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары төзүдән гыйбарәт. «Системалы эш һәм дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә без аларның саны һәм нәтиҗәлелек күрсәткечләренең тотрыклы үсүен күзәтәбез», – диде ул.
Марат Җәббаров АПКны кадрлар белән тәэмин итүгә аерым тукталды. «Бүген кадрлар мәсьәләсе сизелерлек кискен тора. Узган ел без яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 750 мең сумга җиткерә алдык, бу авылга аграр белгечлекләрне тәмамлаучыларны 2 мәртәбә күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Әмма кайбер районнар бу ярдәмнән файдаланмый. Быел 200 чыгарылыш белгечен җәлеп итү бурычын куябыз», – дип йомгаклады Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз