news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәббаров: Авыл хуҗалыгы техникасының Россиядә ясала торган детальләре 2-3 тапкыр арзан

Авыл хуҗалыгы министры сәнәгать предприятиеләре чит ил техникасына ике меңнән артык төрле детальләр ясаганын әйтте.

Татарстанда һәм төбәкләрдә сәнәгать предприятиеләрендә чит ил авыл хуҗалыгы техникасына детальләр ясала. Аларга бәяләр, чит ил аналогларына караганда, уртача 2-3 тапкырга түбән. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында брифингта әйтте.

Ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы импортны алмаштыру белән актив шөгыльләнгәнен әйтте. Җәббаров сүзләренчә, елына 4,5 млрд сумлык запас частьлар кулланылганда, бу шактый зур экономия.

Марат Җәббаров сәнәгать предприятиеләре чит ил техникасына ике меңнән артык төрле детальләр ясаганын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot