news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәббаров авыл хуҗалыгы тармагында илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын сөйләде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров РИА Новостига биргән әңгәмәсендә республиканың үз тармагында илкүләм проектларны ничек тормышка ашыруы турында хәбәр итте.

Министр билгеләп үткәнчә, «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү» дигән илкүләм проект кысаларында, республикада «Агросәнәгать комплексы өчен кадрлар» программасы гамәлгә ашырыла башлады. Бу программа белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән үк өзлексез әзерләү системасын булдыруга юнәлтелгән. Моны агроклассларны җиһазлау, педагогларга ярдәм итү һәм системалы характердагы башка чаралар ярдәмендә тормышка ашырырга планлаштыралар.

Җәббаров сүзләренчә, ТР муниципаль берәмлекләрендә инде 20 шундый класс эшли, аларда укучылар генетика, биотехнологияләр һәм агроинженерия фәннәрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта, Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтында капиталь ремонт һәм яңадан җиһазландыру эшләре башкарыла.

Моннан тыш, ул «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында Казанда авыл хуҗалыгы биотехнопаркы төзелүе турында да сөйләде. Ул терлекчелектә генетика белән шөгыльләнәчәк. Барлык инфраструктурага ия булган дүрт лабораториядән тыш, предприятиедә уку кластеры һәм ясалма интеллект технологияләрен сынау өчен инновацион мәйданчыклар булачак. Әлеге объектны 2026 елда ачу планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot