news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда республиканың 35 районында чәчүлекләрне тырмалауга керештеләр

Татарстанда республиканың 35 районында чәчүлекләрне тырмалауга керештеләр. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Җәббаров республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 282 мең гектар мәйданда көзге культураларны тукландыру башкарылган (планның 59 проценты). Күпьеллык үләннәргә 112 мең га (планның 31 проценты) мәйданда ашлама кертелгән.

Республиканың 7 районында уҗымнарны тукландыруны төгәлләделәр инде, шушы көннәрдә Алексеевск, Әлки һәм Чүпрәле районнарында күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләрен тәмамлыйлар.

Чүпрәле, Алексеевск, Буа һәм Биектау районнарында бу атнада арпа һәм борчак чәчүгә керештеләр.

Гомумән алганда, агымдагы елга сабан культуралары чәчү планы 1 млн 730 мең га, шулардан 860 мең га - бөртекле, 632 мең га - техник культуралар, дип йомгаклады министр.

Элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясен югары сыйфатлы уздыруны тәэмин итәргә кушкан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot