Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәббаров: Африка илләре Татарстан азык-төлеге белән кызыксына башлады
Африка илләре Татарстаннан азык-төлек һәм озак вакыт саклана торган продукция китертү белән кызыксына. Бу сорау Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Россия - Африка» саммиты кысаларында узган очрашуларының һәркайсына куелды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде. Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта яза.
Хезмәттәшлекнең тагын бер мөһим юнәлеше - авыл хуҗалыгы юнәлешләре белгечләрен әзерләү. «Мондый эш алып барыла, ул дәвам итәчәк. Рөстәм Миңнеханов бүген барыбызга да эшне көчәйтергә, эш төркемнәрен формалаштырырга, шулай ук профильле министрлар җитәкчелегендә Татарстаннан делегацияләр оештырырга кушты. Безгә багланышлар өчен кызыклы Африка континенты илләренә сәфәрләр булачак», - диде министр.
Җәббаров сүзләренчә, Африка белән хезмәттәшлекне үстерүдә логистика мәсьәләсе беренче булып кала. «Африка континенты зур. Мисырга якынрак булган илләр бар, мисал өчен, ераграк урнашкан илләр бар. Һәрхәлдә, бу эш башкарылачак. Якын арада без «юл картасын» формалаштырабыз һәм аның нигезендә эшли башлыйбыз», - дип аңлатты ул.
Искәртик, бүген Рөстәм Миңнеханов Мавритания Премьер-министры, Ангола һәм Тунис Тышкы эшләр министрлыгы башлыклары белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз