Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәббаров: 2023 елда Татарстанда хәләл продукцияне чит илгә чыгару күләме ике тапкыр артты
2023 елда Татарстанда хәләл продукцияне чит илгә чыгару күләме 11 миллион доллар акча китерде, дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел 6 миллион долларлык хәләл продукция чит илгә чыгарылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«2022 елда хәләл продукцияне чит илгә чыгару күләме – 6 миллион, 2023 елда 11 миллион долларга якын тәшкил итте, 12 миллион долларга якынаеп киләбез», - дип искәртте министр.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан соңгы берничә елда гамәлдәге предприятиеләрне сертификатлаштыру буенча зур эш алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз