news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Абай юлы» романы тәрҗемәсе өчен Казахстан Президенты төрек язучысына орден тапшырды

Зафер Кибар язучы Мохтар Әүэзовның мәшһүр шагыйрь һәм мәгърифәтче Абай Кунанбаевның тормышына багышланган роман-эпопеясын төрек теленә тәрҗемә иткән.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Касым Жомарт Токаев төрек язучысы Зафер Кибарга «Дуслык» ордены тапшырды. Ул бу бүләккә язучы Мохтар Әүэзовның мәшһүр шагыйрь һәм мәгърифәтче Абай Кунанбаевның тормышына багышланган «Абай юлы» роман-эпопеясын төрек теленә тәрҗемә иткән өчен лаек булган. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы Казахстанның Тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Язучыга орденны казах шагыйре һәм мәгърифәтчесенең тууына 175 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында оештырылган тантанада Казахстанның Анкарадагы илчесе Абзал Сапарбекулы тапшырды.

Кибар Казахстан җитәкчелегенә әлеге бүләк өчен рәхмәт әйтеп, Абай Кунанбаев иҗаты һәм мирасының төрки халыкларның мәдәни үсешенә мөһим өлеш булуын искәртте.

Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ) 2020 елны «Абай Кунанбаев елы» дип игълан итте.

Заманча казах әдәбиятына нигез салган шагыйрь һәм фәлсәфәче Абай Кунанбаев 1854 елның 10 августында Семей шәһәрендә туган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100