news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альмир Абашев: Биш ел эчендә Татарстанда сабыйлар үлеме 60 процентка кимеде

Биш ел эчендә Татарстанда сабыйлар үлеме 60 процентка кимеде. ТР Дәүләт Советында «Сәламәтлек саклау проблемалары турында» дигән түгәрәк өстәл утырышында республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев шулай дип белдерде.

«Бүген сабыйлар үлеме 1,9 промилле тәшкил итә – бу Россиядә җиденче урын», – дип билгеләп үтте министр.

Шулай ук, Абашев сүзләренчә, 2019-2024 елларда республикада кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 16 процентка кимегән. Онкология авыруларыннан үлүчеләр саны да азайган, гәрчә авырулар саны артса да.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы ТР онкология белән авыручы 120 меңнән артык кеше яшәве турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot