news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Абашев Миңнеханов юлламасында сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм итү мөһимлеген әйтте

Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсенә һәм башка социаль өлкәләргә ярдәм итүне дәвам итү бик мөһим. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына юлламасы нәтиҗәләрен шәрехләп, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы, республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.

«Рәис юлламасында минем өчен иң мөһиме – республиканың сәламәтлек саклау тармагына кагылган мәсьәләләр. Кеше сәламәтлеге, аның яшәү рәвеше һәм яшәү мохите – җәмгыять үсешенең базасы булып тора. Без социаль өлкәгә, бигрәк тә сәламәтлек саклау өлкәсенә булышачакларына зур өмет белән карыйбыз. Сәламәтлек саклау өлкәсе инфраструктурасын һәм кадрлар потенциалын үстерү өчен бюджет проектында зур акчалар каралу да моны раслый. Бүген ишеткән фикерләр барысы да тормышка ашар дип өметләнәбез. Болар эшләсен өчен бар көчебезне куячакбыз», – диде ул.

Аның сүзләренчә, республика Рәисе икътисадның төрле тармаклары үсеше татарстанлыларның иминлеген тәэмин итүен ачык аңлатты.

«Күп кенә социаль өлкәләр, мәгариф, спорт һәм әлбәттә, сәламәтлек саклау өлкәсе кеше турында кайгырта», – диде министр.

Альмир Абашев Дәүләт Советына юлламасында Рәис медицинаның төрле тармакларындагы табибларны җылы сәламләде, диде.

«Алар арасында трансплантация белән шөгыльләнүче югары технологияле хирурглар һәм шәфкать туташлары бар иде», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot