news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Абакан шәһәре башлыгы юл һәлакәтендә үлгән

Николай Булакин иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеген 1989 елда башлаган.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Абакан шәһәре башлыгы Николай Булакин юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда Хакасия Республикасы хакимиятенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

"Бүген Хакасиядә зур югалту. Республика хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән фаҗигале рәвештә һәлак булган Абакан шәһәре башлыгы Николай Булакинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам", - дигән Хакасия башлыгы Валентин Коновалов.

Николай Булакин иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеген 1989 елда башлаган. Абакан шәһәре администрациясе белән 1995 елдан җитәкчелек иткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100