news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Жуков: “Россия – спорт державасы” форумы спорт индустриясе проектларына старт бирәчәк”

Россия Хөкүмәте вице–премьеры бүген Казанда “Бүгенге көн спорты. Инновацияләр һәм перспективалар” дигән күргәзмәне ачуда катнашты

(Казан, 22 октябрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Россия Хөкүмәте вице–премьеры Александр Жуков бүген Казанда “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия форумы кысаларында “Бүгенге көн спорты. Инновацияләр һәм перспективалар” дигән күргәзмәне ачуда катнашты.
Күргәзмәне ачуда шулай ук Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Дәүләт Думасы вице–спикеры Светлана Журова, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Олимпия комитеты башлыгы Леонид Тягачев катнашты.
“Форумның спорт инновацияләре күргәзмәсе белән ачылуы әһәмиятле вакыйга дип саныйм, – диде “Россия – спорт державасы” форумының оештыру комитеты рәисе Александр Жуков. – Спорт дөньясында инновацияләрдән башка бер генә җитди әйбер дә эшләп булмый. Хәзерге вакытта Россия ике зур спорт вакыйгасы алдында тора – 2013 елда Казан Универсиаданы кабул итәчәк, ә 2014 елда Сочида кышкы Олимпия уеннары уза. Без уникаль һәм инновацион Олимпия уеннары үткәрергә телибез”.
А.Жуков спортта инновация белән бәйле бизнес вәкилләренә рәхмәт белдерде. “Без тәүге форум Россиядә спорт индустриясен үстерүдә күп кенә проектларга старт бирер дип өметләнәбез, чөнки бу безгә инновацион ярышлар үткәрү белән бергә, спортка яшьләрне тагын да күбрәк җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк”, – диде Россия Хөкүмәте вице–премьеры.
Светлана Журова форумда катнашучыларны Дәүләт Думасы һәм Олимпия чемпионнары исеменнән котлады. “Биредә барысы да спортны үстерү өчен эшләнә, – диде вице–спикер. – Бүгенге күргәзмәдәге барлык инновацияләр дә спортчылар яхшырак чыгыш ясавына, аларның нәтиҗәләре тагын да югарырак булуына юнәлдерелгән. Иң мөһиме, төбәкләр биредә инновацияләр белән алмаша алачак һәм бу инновацияләрне үзләренең көндәлек эшендә ничек кулланырга икәнен беләчәк”.
“Россия – спорт державасы” форумы безнең эшнең өстенлекле юнәлеше буларак нәкъ шуңа юнәлдерелгән дә инде, – дип саный Светлана Журова. – Биредә төбәкләр бик зур рол уйный”.
Светлана Журова форумда чит илләрдән күп санлы вәкилләр катнашуын билгеләп үтте. “Чит илләрдә күпләрнең Россия турындагы күзаллавы бары тик Мәскәү һәм Санкт–Петербург белән генә чикләнә. Әмма, чынлыкта, Россия спортта зур казанышларга ирешкән гаять зур держава, – дие белдерде Дәүләт Думасы вице–спикеры. – Казандагы Универсиада һәм Сочидагы Олимпиада бөтен дөньяга илебезнең мөмкинлекләрен күрсәтәчәк. Безне 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә хокук буенча конкурс та көтә. Боларның берсен дә инновацияләрдән башка үткәреп булмаячак”.
“Республика җитәкчелеге өчен мондый форумны үткәрү зур дәрәҗә. Тормышыбызда күп нәрсә үзгәрә, без спортны алга таба да үстерергә кирәклеген яхшы аңлыйбыз, – дип белдерде Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов. – Форум алдыннан Казан дәүләт университетының федераль университет статусын алуы, ә “Рубин”ның Испаниядә “Барселона”ны җиңүе куанычлы хәл. Республикабыз тормышында күп кенә вакыйгалар булып тора, без Татарстанга күп санлы кунаклар килүенә бик тә шат”.
Александр Жуков һәм Рөстәм Миңнеханов символик кызыл тасманы кисте һәм күргәзмә экспозициясе белән танышты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100