news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Жуков: “Казанда форум үткәрү Россиядә спорт хәрәкәтен үстерүгә сизелерлек этәргеч булды”

Бу минутларда “Корстон”да “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумының пленар утырышы уза

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бу минутларда “Корстон”да “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумының пленар утырышы уза.
Анда РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Жуков, Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев һәм башка рәсми затлар катнаша.
Александр Жуков сүзләренчә, Казанда форум үткәрү Россиядә спорт хәрәкәтен үстерүгә сизелерлек этәргеч булды. “Бу көннәрдә Казанда спорт белән бәйле мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштык, - дип ассызыклады РФ вице-премьеры. – Бу ике-өч көндә фикер алмаштык, барлык мәсьәләләр буенча алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнә алдык”.
Александр Жуков тагын бер тапкыр форумны оештыручыларга, кабул итүче якка рәхмәт белдерде. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары шәхсән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка форумны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Хәзер бүген узган “түгәрәк өстәл”нең модераторлары пленар утырыш башланганчы башкарылган эшләр буенча хисап тота. Аерым алганда, физкультура дәресен спорт культурасына үзгәртү турында тәкъдим булды. Барлык тәкъдимнәр һәм искәрмәләр берләштереләчәк, дип билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100