news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Жаров: “Почта хезмәтләренә тарифлар башка арттырылмаячак, мәсьәлә контрольга алыначак”

Бүген ТР Министрлар Кабинетында РФ элемтә һәм массакүләм коммунакацияләр министры урынбасары шулай дип белдерде

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммунакацияләр министры урынбасары Александр Жаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һ.б. рәсми кешеләр катнашындагы утырышта әлеге агентлыкның генераль директоры Марат Моратов узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2010 ел бурычлары буенча доклад белән чыкты.

Хисабында ул искәртеп үткәнчә, элемтә, мәгълүмати технолоияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, бүген Татарстан территориясендә таратыла торган 1256 төрдә массакүләм мәгълүмат чарасы, узган елны республикада 96 басма һәм 12 электрон массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шул ук вакытта 135 төре бетерелгән һәм даими нигездә 600е эшли. Татар телендә 112 газета һәм 28 журнал басыла, чуваш телендә - 5 газета, удмурт телендә - 1.

Узган елны тармакка, аппарат һәм республиканың максатчан программаларын санамаганда, дәүләт 928,5 млн. сумга якын акча бүлеп биргән. Даими матбугат 456,8 млн. сумнан күбрәк дәүләт ярдәме тойган, шул исәптән республиканың рәсми басмаларына субсидияләр бирү юлы белән 37,9 млн. сумнан артык ярдәм күрсәтелгән, ә электрон ММЧна – 427,7 млн. сум. Шулай ук дәүләт телләрен өйрәнү һәм үстерү буенча республика программасын гамәлгә ашыруга былтыр 4,7 млн. сум акча каралган булган. Җыеп кына әйткәндә, узган елны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы карамагына республика бюджетыннан 1,16 млрд. сумнан артык средство бүлеп бирелгән, бу суммага исә ТР Министрлар Кабинеты резерв фондының өстәмә акчасы да керә.

Матбугатка язылу буенча мәсьәлә болайрак: бүген 1 мең татарстанлыга 440 данә басма туры килә (Россия буенча - 217 данә). “Татарстан почтасы” мәгълүматлары буенча, быел беренче ярты еллыкка республика халкы 1665 мең данә матбугат чарасын яздыртып ала.

Республикада нәшрият-полиграфия эшчәнлеге белән 230 оешма эшли, шуларның 40ы – китап нәшрияты, ел саен 1 меңнән артык исемдә китап һәм брошюра дөнья күрә, дип белдерде М.Моратов.

Проблемаларга тукталып, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе, почта хезмәтләренә тарифлар арту абунәчеләр өчен матбугат бәясен күтәрүгә китерә, тагын былтыр Татарстанда реклама хезмәте күрсәтү өлкәсендә югалтулар зур булды: бу 2008 елның 30 проценты гына, иң зур зыян күргәне – басма матбугат, бигрәк тә реклама басмалары, дип борчылу белдерде. Реклама буенча табыш 2 млрд. сум чамасы булса, 18 процентка телевидение һәм 43 процентка кадәр басма матбугат, 10 процентка Интернет-ресурслар югалтулар кичергән.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгыннан соң А.Жаров, Р.Миңнеханов, Р.Ратникова, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев, “ТНВ” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталары исеменнән “РТ” газетасы баш редакторы Александр Латышов та фикерләре белән уртаклашты. А.Жаров исә почта тарифлары башка арттырылмаячак, бу мәсьәлә контрольга алыначак, дип вәгъдәләде.





news_right_1
news_right_2
news_bot