news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Әйделдинов: “Татарстан Россиянең инновацияле проектларны ачыклауның системалы механизмы булдырылган бердәнбер төбәге”

ТР Инвестиция-венчур фонды директоры “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея” бәйгесен тере механизмга тиңләде

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу минутларда “Корстон”да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея” VΙΙ республика конкурсының быелгы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза.
Инновацияле проектларның җиңү яулавы гына түгел, аларның коммерцияле продуктка әйләнеп, бизнес буларак үзен күрсәтә алуы да кирәк. Белгечләр фикеренчә, проектның идеядән конкрет продуктка әйләнүе өчен 5-7 ел вакыт таләп ителә. Җиде еллык тарихы булган “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея” республика бәйгесе идеяләрне конкрет продуктка әйләндерүгә үзеннән зур өлеш кертә.
Бүген җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына кадәр журналистлар белән булган әңгәмәсендә ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов белдергәнчә, шушы еллар эчендә конкурсны оештыру чорында фондка заявка рәвешендә 7 меңнән артык инновацияле проект алынган. Сайлап алынган 191 проектка төрле шартлар тудырылып, аларга инвестицияләр салынган. Нәтиҗә буларак, бүгенгә 99 инновацияле компания үсеп чыгып, продукцияләрен җитештерә, аларны базарга чыгару механизмнарын эзли башлаган. “Без бу статистиканы уңышлы дип саныйбыз. Татарстан Россиянең инновацияле проектларны ачыклауның системалы мехинизмы булдырылган, аларның идеядән компания буларак үсеп китүе өчен бөтен шартлар тудырылган, реаль финанслау инструментлары булдырылган бердәнбер төбәге дип кистереп әйтә алам”, - ди Айнур Әйделдинов. Аның белдерүенчә, инде формалашкан компанияләргә финанслар белән бергә маркетинг тикшеренүләре, бизнес план булдыру, тиешле элемтәләр табуга ярдәм итү механизмнары да эшләнә.
ТР Инвестиция-венчур фонды директоры “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея” бәйгесен тере механизмга тиңләде. “Икътисади вазгыять, тормыш шартлары үзгәрә барган саен, конкурсның нәтиҗәләрен карау, аңа анализ ясауга таләпләр арта, шуннан проблемаларны ачыклап, аларны хәл итү өчен төрле инструментлар тәкъдим итәбез”, - ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot