news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Әйделдинов: “Казан венчур ярминкәсе – ТР инновацион үсешенең индикаторы”

Ярминкәнең 5 еллык тарихы дәверендә 400 компания үз инновация проектын инвесторларга презентацияләү мөмкинлеген алган

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова).“Казан венчур ярминкәсе – Россиядә һәм Татарстанда инновация эшчәнлегенең үсеше турында ачык диалогның уникаль үрнәге. Ярминкә Татарстанның инновацион үсешенең индикаторы булып тора. Ул шул ук вакытта яшь инновацияле компанияләргә бизнесын үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген бирә”. ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов әлеге мәйданның ролен кыскача әнә шул сүзләр белән бәяли. Аның сүзләренә караганда, потенциаль инвесторлар һәм компанияләрне очраштыра торган бу мәйдан конкрет нәтиҗәләр бирүе ягыннан да әһәмиятле.
Ярминкәнең 5 еллык тарихы дәверендә конкурс сайлап алулары аша 500 дән артык компания үтеп, шуларның 400 е үз инновация проектын инвесторларга презентацияләү мөмкинлеген алган. Күп кенә компанияләр үз эшләнмәләрен предприятиеләргә тәкъдим итеп, инновацияләрне кулланылышка кертү эшен башлаган. Безнең проекларга халыкара инвесторлар җәлеп итүнең дә ике үрнәге бар. Алар өченче һәм дүртенче Казан венчур ярминкәләре нәтиҗәсендә ирешелгән. Мәсәлән, ТР Инвестиция-венчур фонды белән Фән-техника өлкәсендәге кече формадагы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылучы шундый бер проектка дөньяның венчур индустриясендә эшләгән 2 эре компания өстәмә рәвештә тагын 3 млн. доллар финанслаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot