Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
А.Вазанов: «Быел 2,8 мең җинаять эше тикшерелде, шуларның 753е суд органнарына тапшырылды»
Ә былтыр судларга 11 меңнән артык җинаять эше әзерләп җибәргән, шуларның 98 процентында җинаятьчеләрнең гаебе танылган һәм хөкем чыгарылган
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында ТР буенча эчке эшләр бүлекләре тикшерү подразделениеләренең узган елгы эш нәтиҗәләре игълан ителде.
Журналистлар белән очрашуга килгән ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары – ТР буенча ЭЭМ карамагындагы Баш тикшерү идарәсе җитәкчесе Андрей Вазанов сүзләренчә, республика тикшерүчеләренең эш нәтиҗәләре соңгы елларда Россия Федерациясе төбәкләре буенча иң алдынгылар рәтенә җитәргә һәм шушы позицияне сакларга нигез биргән.
Аерым алганда, тикшерүчеләр былтыр судларга 11 меңнән артык җинаять эше әзерләп җибәргән, шуларның 98 процентында җинаятьчеләрнең гаебе танылган һәм хөкем чыгарылган. Быел гына да 2,8 мең җинаять эше тикшерелгән һәм шуларның 753е суд органнары карамагына тапшырылган.
Узган елны республиканың Баш тикшерү идарәсе, министрлыкның башка хезмәтләре белән берлектә, җинаятьчеләр салган 1,5 млрд. сум зыянның 97 процентын кире кайтаруга ирешкән. Җинаятьләрне кисәтү максатында уздырылган чаралар нәтиҗәсендә, төрле оешманың 34 җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган.
Оешкан төстәге җинаятьчелеккә каршы тору юнәлешендә җинаятьчел төркемнәрнең 1 меңләп кыңгыр эше тикшерелгән, шулар буенча 39 җинаять эше ачылган һәм аларның 20се буенча инде эш төгәлләнгән. Нәтиҗәдә, оешкан җинаятьчел төркемнәрнең 300 әгъзасы хөкем ителгән.
Былтыр республика территориясендә наркотикларга бәйле 3,9 меңгә якын җинаять беленгән, шуларның 2,5 меңеләбендә наркотик сатучылар җинаяте, аларны ачыклап булмаганга, исәпкә алынмаган. Шушы 1 ел эчендә законсыз әйләнештән 144 кг наркотик матдә алынган. А.Вазанов искәрткәнчә, хәзерге вакытта җинаятьчеләр наркотикларның очсызракларын сата, ә алары кеше сәламәтлегенә аеруча зур зыян сала, әйтик, 500 мгр шундый матдә кешене үлемгә китерә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз