Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
А.Туполев исемендәге КДТУда “Радист-2007” исемле төбәк олимпиадасы узачак
А.Туполев исемендәге КДТУда “Радист-2007” исемле төбәк олимпиадасы узачак
(Казан, 7 март, “Татар-информ”). 30-31 мартта А.Туполев исемендәге КДТУда республиканың гомумбелем бирү һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында радиотехниканың физик нигезләре буенча “Радист-2007” төбәк олимпиадасы узачак.
Олимпиаданы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институтының һөнәри белем бирү фәнни-методик үзәге, А.Туполев исемендәге КДТУ, Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институты Кече радиотехника академиясе уздыра.
Төбәк олимпиадасы укучыларда радиотехниканың физик нигезләре өлкәсендә иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, гомумбелем һәм башлангыч белем бирү учреждениеләрендә уку-тәрбия процессын камилләштерү максатыннан үткәрелә. Олимпиаданы уздыру шулай ук махсус һәм гомумтехник фәннәр укытучыларының квалификациясен күтәрү, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату ысулы булып тора.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, олимпиада ике турда узачак. Беренче тур – белем бирү учреждениеләрендә, ә икенчесе – төбәкнеке А.Туполев исемендәге КДТУның Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институтында узачак.
Конкурста студентлар радиотехник һәм электрон җайланмаларның – көнкүреш радиотехникасы, медицина радиоэлектрон аппаратурасы, автомобиль электроникасы, телекоммуникация һәм элемтә, электрон уен җайланмаларының макетларын тәкъдим итәчәк.
Конкурс алдыннан әлеге макетларның күргәзмәсе ачылачак, ул тәмамлануга бәйге жюрие конкурста катнашучы һәркем белән аерым әңгәмә уздырыр дип көтелә. Олимпиадада җиңүчеләр А.Туполев исемендәге КДТУның Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институтына кергәндә ташламалар алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз