news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Тарунов Татарстан районнарының мәдәни һәйкәлләре турындагы китапны өч ел язган

“Россия Федерациясе халыклары мирасы” журналының баш мөхәррире Алексей Тарунов 30дан артык төбәк турындагы китаплар авторы булуын әйтте.

А.Тарунов Татарстан районнарының мәдәни һәйкәлләре турындагы китапны өч ел язган
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Россия Федерациясе халыклары мирасы” журналының баш мөхәррире Алексей Тарунов 30дан артык төбәк турындагы китаплар авторы булуын әйтте. Мин Россия Федерациясенең барлык субъектларында да булып чыктым, диде ул бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында. Биредә Алексей Таруновның “Мәдәни мирас объектлары. 1 том. Административ районнар” электрон басмасын тәкъдим итү чарасы үтте. Алексей Тарунов “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге басмага өч ел вакыт багышлаганын әйтте.

Электрон басма Татарстан Республикасының административ районнарында урнашкан мәдәни мирас объектларының (мәдәният һәм тарих һәйкәлләренең) 2016 елга актуальләшкән Каталогы булып тора. Бу турыда басманың кереш сүзендә язылган.

“Татар-информ” хәбәрчесе Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова белән әңгәмә корды. Аның сүзләренчә, электрон басма китап итеп тә нәшер ителәчәк.

Китапның авторы Алексей Тарунов “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге басмага өч ел вакыт багышлаганын әйтте. “Мин Россия Федерациясенең барлык субъектларында да булып чыктым. Бүгенге көндә мин - 30дан артык төбәк турындагы китаплар авторы. Көчемнән килгәнчә, гомеремне китап бастыруга багышлыйм һәм багышлаячакмын. Китапны бастыру да түгел, аны язу, аңа төрле материаллар җыю миңа бик ошый. Мин бит субъектлар буйлап карап кына йөрмим, мин өйрәнәм, тикшерәм, ниндидер нәтиҗәләргә киләм”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100