Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
А.Таркаев: «Бердәм Россия» партиясендәгеләр дә безнең «Правое дело» партиясенә тартыла»
Ләкин аларны бу гамәлдән үз-үзен саклау инстинкты яисә сәяси бурыч тотып тора, гомумән, сәясәт турында уйланучыларның күбесе «Правое дело» партиясенә
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Узган ел ахырында «Правое дело» Бөтенроссия сәяси партиясе теркәлгәннән соң, быел гыйнвар башында федераль дәрәҗәдә дә теркәлү узгач, региональ бүлекләре ачыла башлаган. Узган атнада, 4 июньдә, ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан партиянең Татарстандагы региональ бүлеге дәүләт теркәлүе узуы турындагы таныклык тапшырылган.
Бүген «Татмедиа» агентлыгында «Правое дело» Бөтенроссия сәяси партиясенең региональ бүлеге җитәкчелеге катнашында үткәрелгән матбугат конференциясендә әнә шул хакта игълан ителде. Журналистлар белән очрашуга ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының административ советы рәисе, «Правое дело» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы региональ бүлеге сәяси советы рәисе Александр Таркаев белән шушы региональ бүлекнең Башкарма комитеты рәисе Антон Сунцов килде.
А.Таркаев, «Правое дело» партиясендә хәзерге вакытта 1400 әгъза бар, «бу исә «Союз правых сил» партиясенең мин моңарчы идарә иткән региональ бүлегеннән 5 тапкырга күбрәк», дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу партия ел ахырына кадәр 5 мең кешене берләштерер дип ниятләнә.
А.Таркаев искәрткәнчә, узган елның 15 ноябрендә булган «Союз правых сил», «Гражданская сила», «Демократическая партия России» партияләренең корылтаенда аларның таркатылуы турында кара кабул ителгәннән соң, шушы 3 партия нигезендә оешкан «Правое дело» яңа сәяси партиясенең гамәлгә кую корылтае булган.
Алга таба 100 меңнән артык кешесе булган шәһәрләрдә, торак пунктларда партиянең җирле бүлекләрен ачу, булачак муниципаль сайлауларга әзерләнү кебек эшләр планлаштырылган. «Без үзебезнең кандидатларыбызны кайсы урынга тәкъдим итеп була – барысына да билгеләячәкбез, әлбәттә, дәрәҗәсе һәм масштабына туры килгәннәре булганда. Гомумән, ул сайлауда безнең әйтер сүзебез бар, ә кандидатларны хәзердән үк атау иртәрәк. Ул сайлаулар зур милек, сәясәт, газ низаглары кебек глобаль мәсьәләләргә карамаса да, конкрет әйберләргә мөнәсәбәтле, мәсәлән, су һәм электр энергиясенә тарифлар, эшсезлек, җир участоклары бүлеп бирү, кече бизнеска патентлар бирү һәм башкалар», - дип, мәсьәләнең конкретлыгына туктала партиянең Татарстандагы региональ бүлеге сәяси советы рәисе Александр Таркаев.
Болардан тыш, «Правое дело» карашларында рациональ орлык булган теләсә нинди партия белән дустанә мөнәсәбәтләргә әзер, шул исәптән «Бердәм Россия»/«Единая Россия» белән - икътисади мәсьәләләр буенча, «РФ Коммунистлар партиясе»/«КПРФ» белән – сайлауларда контроль буенча һ.б. «Бердәм Россия» партиясендәгеләр дә безнең партиягә тартыла. Ләкин аларны бу гамәлдән үз-үзен саклау инстинкты яисә сәяси бурыч тотып тора, гомумән, сәясәт турында уйланучыларның күбесе «Правое дело» партиясенә омтыла - партиянең көче дә шунда», - дип саный А.Таркаев. А.Сунцов исә: «Муниципаль сайлауда башка партияләр белән көчләрне берләштерү кирәк тә түгел, чөнки «Правое дело» - мөстәкыйль структура. Төп максатыбыз - муниципаль дәрәҗәдә әйбәт итеп үзебезне күрсәтү, Татарстанның бөтен шәһәрләренә, советларына үтеп керү», - ди.
Башкарылган эшләреннән партиянең региональ бүлеге җитәкчеләре ТР Министрлар Кабинеты каршында җирле җитештерүчеләр эшләп чыгарган товарларны сатып алуга өндәгән «Покупай местное – помоги соседу!» шигарен беренче булып тәүге гаммәви чарада куллануларын атыйлар. А.Таркаев сүзләренчә, мөгаен, башкарма хакимият аны коралы итеп кулланырга ниятләгән: ТР Икътисад министрлыгы «Татарстанда җитешергәнне сатып ал!» акцияләре циклы үткәрә. Чөнки товар җитештерми, эшләп чыгарганыңны, иң беренче чиратта, үзеңдә үк сатмый торып, газ сату мәсьәләсендәге низаглар, нефть чыгару һәм сату хисабына гына гел яшәү мөмкин түгел, дип саный ул һәм «Правое дело» РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы программасын ныклап кире каккан һәм үзеннән кризиска каршы чаралар җыелмасын тәкъдим иткән Россиядәге бердәнбер партия булуын басым ясап әйтә. «Безнең партиядә танылган икътисадчылар, бизнес белән гамәли шөгыльләнгән вәкилләр күп, парламент партиясе булмаса да, безнең фикергә колак салып, кайбер төзәтмәләр кертелде», - дип шәрехли ул. Аның фикеренчә, Россиянең киләчәге кече һәм урта бизнесның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвенә бәйле, әмма илдә соңгы 5 елда, халыкара көндәшлеккә сәләтлеләрне булдыру максатында, зур һәм бик зур корпорацияләр кору сәясәте алып барыла. «Нәкъ менә шундый корпорацияләр безне 500 миллиард АШК доллары күләмендә бурычка батырдылар да, корпорацияләрдән аермалы буларак, кече һәм урта бизнес исә акча сорамый, ә эшләвен генә белә», - дип белдерә А.Таркаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз