news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Сладковский: “Татарстан композиторлары музыкасы дөньяга билгеле түгел - бу җитешсезлек бетереләчәк!”

Ләкин дөнья күрәчәк “Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе” гади татарстанлылар өчен түгел

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР дәүләт симфоник оркестры, бүген кичке 6дан башлап, Татарстан композиторлары әсәрләрен антология рәвешенә китереп дискларга яздыра башлый.

“Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе”н иҗат итү проектында тавыш яздыру белән шөгыльләнә торган “Sony Music” һәм “RCA Red Seal Records” кебек зур компанияләр катнаша. Җитди музыка язучыларның дүрт буыны вәкиле – 15 композитор иҗат иткән мәңгелек җәүһәрләр тупланачак гомуми 4 сәгать яңгырашлык 3 диск 5 мең данә булып Яңа елга чыгачак. Аларны тәкъдим итү чарасын уздыру 2013 елның 23 гыйнварына планлаштырылган. Музыкаль антология сатуга чыгарылмый: Татарстанның музыка сәнгате үрнәкләре Казан Универсиадасына килүче кунакларга, чит илләргә сәфәр төшкәндә бүләк итеп кенә таратылачак.

Болар хакында бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында уздырылган матбугат конференциясендә ТР дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский игълан итте.

Шулай итеп, “Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе” гади татарстанлылар өчен түгел икән. Әлеге тупланмага кертеләчәк Җиһанов, Сәйдәшев, Әхмәтов, Монасыйпов, Яруллин, Кәлимуллин, Тимербулатов, Луппов, Еникиев, Миргородский, Сәлимов, Шәмсетдинова, Анисимова, Ахиярова, Раупова музыкасын тыңлыйсы килгән татарстанлылар фестивальләребезне калдырмасын, рәхим итеп, концертларыбызга килсен, ди маэстро. Бу урында шуны билгеләп үтү урынлы: антологиядә хатын-кыз композиторлар иҗатын бергә туплау, дискларга, шулай ук Рахманиновның “Остров мертвых”, Чайковскийның “Стан Тамерлана” әсәрләрен дә яздыру күздә тотыла. Чыгымнар исә республика бүлеп биргән оркестр бюджеты хисабына каплана, дисә дә, А.Сладковский аның гомуми суммасын игълан итүдән, “коммерция сере” сылтамасы белән, баш тартты.

Музыка яздыру эше белән җитәкчелек итәргә Германиядән килгән тавыш режиссеры һәм продюсер Филипп Нидель Казанда былтыр декабрьда оркестр һәм зал мөмкинлекләре белән танышып ошатып киткән булган. Гомумән, проект гамәлгә ашуда оркестрның туплаган абруе һәм аның башлыгы А.Сладковскийның һөнәри элемтәләре зур этәргеч булган. “Бик дулкынландыргыч һәм иң шәп итеп әзерләнгән проект булачак ул... Без үзебез өчен дөньяның моңарчы белмәгән ягын ачабыз, бу музыка безнең өчен яңалык, әлегә кадәр ишетмәгән музыка яздырачакбыз икән, һичшиксез, үзебезнең офыкларыбызны киңәйтәбез”, - дип канәгатьлек белән нәтиҗә чыгарды журналистлар белән очрашуга килгән Ф.Нидель. Барлыгы 3 дисктан торган комплект без белергә теләгән, безгә кызыклы булган Татарстан музыкасы манзарасын тәшкил итәчәк. Антологиягә күңелне бөтереп ала торган әсәрләр керәчәк, яхшы мәгънәдәге мондый “катнашма” бу проектны теләсә нинди башкасыннан аерып торачак, дип уйлыйм, ди ул. Очрашуда, шулай ук, тавыш режиссеры Мартин Кистнер да катнашты.
 

Германиядән тулы бер автофургон алтын бәясе аппаратуралар төяп килгән компанияләр 10 көн дәвамында Казанда эшләячәк, хәзерге вакытта концерт залында төрле урынга озын тимер колгаларга дистәдән артык микрофон беркетелгән, музыкантлар репитициядә – эш бара.

Татарстан симфоник оркестрын дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарам дип хыялланган идем һәм без аңа планлы барабыз, гомумән, 2 ел элек күңелдә туган һәм Татарстан өчен дә, тулаем Россия өчен дә уникаль булган милли проект бу, ди Александр Сладковский. “Татарстан композиторлары музыкасы дөньяга билгеле түгел, ә бу җитешсезлек бетереләчәк! Ул музыканың кабатланмас стиле – милли, шушы вакытта яздырылганнардан берсенә дә охшамаган татар стиле бар. Бу музыканы без бөтен дөньяга чыгарырга телибез, һәм без моңа әзер”, - дип горурлык белән сөйли ул.

Биредә шуларны искәртү зарур.

“Sony Music” – дөньяның тавыш яздыру буенча әйдәп баручы компаниясе, шоу-бизнесның ул барлык якларын да колачлаган. Элвис Пресли, Майкл Джексон, Брабара Стрэйзанд, Оззи Осборна кебекләр анда дисклар яздырып чыгарган. АКШның “RCA Red Seal Records” компаниясе “Sony Music Entertainment” подразделениесе булып, классик музыкада уникаль язмаларда махсуслашкан. Бу урында анда Монтсеррат Кабалье, Энрико Карузо, Ван Клиберна, Пласидо Доминго, Сергей Рахманинов, Галина Вишневская, Святослав Рихтер, Чикаго симфоник оркестры һ.б. катнашында дисклар яздырып чыгарганлыгын әйтү дә җитә.

Филипп Нидель исә - “Grammy”, “Echo” премияләре лауреаты, дөньяда танылган күп кенә студияләрнең даими партнеры. Нью-Йорк, Чикаго симфоник оркестрлары белән хезмәттәшлектә тора. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot