news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Сладковский: “Казан көзе” опера фестивалендә “Туган тел"не башкару кечеләрне дә, олыларны да берләштерәчәк”

Дөньякүләм танылган опера җырчысы Любовь Казарновская һәм Италиядән Европаның яшь теноры Леонардо Граменья башкаруында шулай ук испан һәм неополитан җырларын тыңларга мөмкин булачак

(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының видеоконференцияләр холлында ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский катнашында матбугат очрашуы булды. Ул 46 нчы сезонны 30 августта “Казан көзе” дип аталган, ачык һавадагы беренче халыкара опера фестивале ачып җибәрәчәген хәбәр итеп, журналистларга аны оештыру серләрен ачты.
Казан Кремле янында, Казанка яры буенда республиканың Игенчеләр сарае каршындагы зур, өсте капланган сәхнәдә булачак әлеге чара “Сочи 2014” Мәдәни олимпиадасы эгидасы белән уза. Фестивальне барлык теләгән кешеләр дә – шәһәрлеләр һәм Казан кунаклары тамаша кыла алачак.
Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР Дәүләт симфоник оркестры популяр опера арияләре, дуэтлар тәкъдим итәчәк. Дөньякүләм танылган опера җырчысы Любовь Казарновская һәм Италиядән Европаның яшь теноры Леонардо Граменья башкаруында шулай ук испан һәм неополитан җырларын тыңларга мөмкин булачак.
“Әлеге концертның үзәгендә “Туган тел” җырын башкару тора. Ул кечеләрне дә, олыларны да берләштерәчәк. Без кешеләрнең бер-берсенә якын булу хисен тоюларын телибез”, - диде дирижер, әлеге проектның кешеләргә күтәренке рух алып киләчәгенә өмет итеп.
Оештыручылар фестиваль ахырында Республика көне хөрмәтенә бәйрәм салюты булачак дип ышандыра.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot