news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А. Сладковский җитәкчелегендә ТР дәүләт симфоник оркестры бушлай концертлар бирә

Концертларны республиканың 4 шәһәрендә карарга мөмкин

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә ТР дәүләт симфоник оркестры Яр Чаллы шәһәренең Орган залында концерт бирәчәк. Ул 18.30 да башлана. Аңа кадәр оркестр “КАМАЗ” заводы төп конвейерында чыгыш ясарга ниятли.

6 сентябрь көнне исә оркестрның чыгышын Түбән Кама музыка көллиятендә укучылар, 7 се Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” Мәдәният сараенда ишетергә мөмкин. Гастрольләр Чистай шәһәренең Скарятин бакчасында 8 сентябрьдә тәмамлана.

Татарстан тамашачылары өчен татар композиторлары әсәрләреннән торган махсус прграмма төзелгән. Симфоник оркестр концертына килүчеләр Н. Җиһановның “Сабан туе” әсәрен, А. Монасыйповның “Муса” увертюра-поэмасын, З. Рәүповның “Ак бүре” операсыннан өзек һәм рус, дөнья классик әсәрләрен ишетә ала.

Концертларга керү бушлай булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Гастрольләр тәмамлангач, Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР дәүләт симфоник оркестры үзенең 49 нчы сезонын рәсми рәвештә ачачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100