news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А. Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестрының быел соңгы концерты юбилей уңаеннан үткәрелә

Ул Композиторлар берлегенең 75 еллыгына багышлана

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестрының узып баручы елда соңгы концерты була. Мәдәни чара ТР Композиторлар берлеге оешуның 75 еллыгына багышлана.

Симфоник оркестр Малерның бишенче симфониясен башкарачак. Шул рәвешле, маэстро Александр Сладковский республиканың дөньядан киткән композиторлары рухын яд итә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot