Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
А.Силуанов: “Беренче чиратта, Рөстәм Миңнеханов кебек профессионаллар белән киңәшләшәбез”
Россия финанслар министры республиканың финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясендә катнашты
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). 2015 ел Россия һәм аның субъектлары өчен сынаулар елы булачак, дип саный Россия финанслар министры Антон Силуанов. Бу хакта ул бүген Казанда республиканың финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясендә белдерде.
“Без финанс планнарга бер саннар язсак, киләсе елда, кызганычка каршы, башка саннар булачак. Хәзер без федераль дәрәҗәдә бюджетны ничек үтәү, нинди чикләүләр кую, нинди беренчел мәсьәләләрне хәл итү, нәрсәне кичектереп тору, нинди программаларны төзәтү турында карар кабул итәбез. Бюджет керемнәре һәм финанслау чыганаклары буенча үзгәрешләр булган очракта вариант булырга тиеш. Мондый запас бронепоезд һәрвакыт запас юлда торырга тиеш”, - диде РФ финанслар министры. Аның сүзләренә караганда, барлык төбәкләргә дә салым керемнәрен арттыру һәм чыгымнарны киметү буенча тәкъдимнәр җибәрелгән.
Антон Силуанов, керем ресурслары кимегән очракта, төбәкләргә бюджет кредитлары белән ярдәм итү эшләре дәвам ителәчәк, дип белдерде. Төбәкләргә югары процентлы ставкалар булган шартларда бюджет дефицитын киметү зарур, дип ассызыклады ул.
«2015 ел – безнең бөтен финанс системасы ныклыгын тикшерү елы”, - диде Антон Силуанов һәм бу елның ничек узуы финанс, салым һәм казначылык органнары эшеннән тора, дип ассызыклады.
Катлаулы финанс-икътисади вазгыятькә карамастан, Татарстан 2014 елны уңышлы узды.
“Без Финанслар министрлыгында һәм Хөкүмәттә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге хезмәтләрнең, администрациянең никадәр төгәл эшләвен яхшы күрәбез. Салымнар буенча карар кабул ителгәндә, без еш кына Рөстәм Миңнехановка шалтыратып, аның фикерен сорыйбыз. Әгәр финанслар өлкәсендә карар кабул ителә икән, беренче чиратта, Рөстәм Миңнеханов һәм Радик Гайзатуллин кебек профессионаллар белән киңәшләшәбез. Сезнең нәтиҗәләрнең, сез туплаган тәҗрибәне исәпкә алып, идарә итү буенча карарлар кабул итү мөмкинлеге бирүе бик мөһим”, - диде Россия финанслар министры Силуанов.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз