news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Шохин:“Стимуллаштыру чаралары булганда гына энергия саклау бизнесның приоритетына әйләнә

Салым ташламалары, дәүләт-шәхси хезмәттәшлек формаларын булдыру механизмнары әнә шундыйлардан

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова).“Энергия, ресурслар саклау программаларының үтәлешеннән алынган тәҗрибә республикада икътисадның энергия сыешлылыгын киметү өчен җитәрлек резервлар булуын күрсәтте”. Бүген ТР Хөкүмәте белән Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлегенең ресурсларның нәтиҗәлелеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга багышланган уртак утырышында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. “Казан ярминкәсе”ндә видеоконференция режимында узган бу утырыш “Энергетика. Ресурсларны саклау”дигән 11 нче халыкара күргәзмә кысаларында оештырылды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2000-2005 елларга энергия, ресурсларны нәтиҗәле файдалану буенча программаны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе дип, беренчел энергия чыганакларын куллану күләме үзгәрешсез калган хәлдә, республикада тулай төбәк продукты күләмен 40 процентка үстерүгә ирешүне атады. Шушы чорда республикада тулай төбәк продуктында энергия сыйдырышлылык 28 процентка киметелгән, 4 млн. тонна шартлы ягулыкны экономияләү мөмкинлеге туган. Хәзер исә 2006-2010 елларга исәпләнгән шундый ук программа гамәлдә. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, бездә 2020 елга тулай төбәк продуктының, 2007 елга караганда, энергия сыйдырышлылыгын кимендә 40 процентка киметүне күздә тоткан мөһим программа документлары бар. Бу Россия җитәкчелеге билгеләгән индикаторларга да туры килә. “Агымдагы ел ил, республика икътисады өчен дә гади булмады. Эре предприятиеләр кризис йогынтысын үзләрендә көчле сизде. Ләкин республика барлык төр ресурслар куллануның, аларның нәтиҗәлелеген күтәрү тенденциясен саклап кала алды. Тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы кимү дә дәвам итте”, -дип белдерде үз чыгышында Хөкүмәт башлыгы.

Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге президенты Александр Шохин да Татарстанда икътисадның чимал, шул ук вакытта югары технологияләр секторының көчле үсешен бәяләп узды. Аның белдерүенчә, бүген ил өчен актуаль булган энергия, ресурслар нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләсе белән Татарстан инде шактый еллардан бирле шөгыльләнеп килә.
Александр Шохин чыгышында Россиянең стратегик приоритетларының нәтиҗәсез чимал икътисадыннан инновацияле икътисадка күчештән гыйбарә булуын ассызыклады. Ә энергия нәтиҗәлелеген күтәрү бу процессның состав өлеше булып тора. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бүген Россиядә дөньяның ныклы үсеш алган илләреннән аермалы буларак, барлык төр ресурсларны нәтиҗәле куллану дәрәҗәсе шактый түбән. Аның фикеренчә, алга куйган бурычларга ирешү өчен, икътисади сәясәттә төп тармакларны массакүләм модернизацияләүгә өстенлек бирелергә тиеш. Ул бу җәһәттән Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге позициясен җиткерде. Анда ассызыкланганча, стимуллаштыру чаралары эшләнгәндә генә энергия саклау бизнесның чын приоритетына әйләнә ала. Моның өчен, бердән, икътисадны модернизацияләүгә этәрүче халыкара дәрәҗәдәге техник регламентлар, стандартлар кирәк. Икенчедән, энергия, ресурсларны саклау технологияләре кулланучыларга салым ташламалары булдыру, дәүләт-шәхси хезмәттәшлек формаларын булдыру зарур. Болар – энергия нәтиҗәлелеге технологияләрен кулланучыларга 2-3 елга салым кредитлары, салым каникуллары бирү, дәүләтнең аларның инвестиция проектларын финанслауда катнашуы һ.б. Александр Шохин белдергәнчә, бу механизмнарны ил күләмендә дә, төбәкләр дәрәҗәсендә дә кертергә була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100