news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Шәфигуллин: “ТРда ел ахырына кадәр сугыш ветераннарының барысына да торак биреләчәк”

Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы А.Шәфигуллин республика Ветераннар советы җитәкчеләренә әнә шулай дип ышандырды

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген ТР Пенсия фондында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин республика Ветераннар (пенсионерлар) советы җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы район, шәһәр Ветераннар (пенсионерлар) советы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда сүз Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек хакында барды.
Очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрен торак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды. А.Шәфигуллинның сүзләренә караганда, 2005 елның мартына кадәр чиратка баскан Бөек Ватан сугышының барлык ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен уңайлы фатирлар белән тәэмин итәргә кирәк. Алар – 1800 гә якын. Хәзер инде торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларның саны 7200 гә җитә. Моның өчен 260 мең квадрат метрга якын торакның булуы шарт. А.Шәфигуллинның сүзләренчә, хәзерге вакытта әлеге йортларны кайда төзесәң яхшырак булачак, дигән мәсьәлә хәл ителә. Моны кыска вакыт эчендә ачыкларга кирәк, чөнки бу Бөек Ватан сугышы ветераннарына фатир сатып алу өчен ТР бюджетыннан бүлеп биреләчәк субсидияләргә бәйле.
Бүгенге көндә әлеге субсидияләрнең күләме 6 миллиард сумга якын тәшкил итә. Агымдагы елның дүртенче кварталында бу проблеманы хәл итү өчен тагын бер миллиард сум акча табарга кирәк. А.Шәфигуллин ышандырганча, шуннан соң төзүчеләр эшкә тотыначак. Мәгълүм булганча, күпфатирлы бер йортны сафка бастыру өчен техник таләпләр буенча 11 ай вакыт кирәк. Агымдагы ел тәмамланырга 8 айдан артык вакыт калып бара. Шуңа да карамастан, ел ахырына кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да торак белән тәэмин ителергә тиеш, дип ышандырды А.Шәфигуллин.


news_right_1
news_right_2
news_bot