news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Селивановский: «Мондый җиңү - Татарстан һәм аның башкаласы Казан өчен әһәмиятле вакыйга»

Казан үзәгенә җыелган 500ләп фанат Татарстан һәм Россия флагларын җилфердәтеп, күңел ачып, шатлык уртаклашып йөргән

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Җанатарларының өметләрен аклап, кичә «Рубин» Чемпионнар лигасында Испаниянең «Барселона»сын 1:2 исәбенә җиңде. Златан Ибраһимовичның «рубин»лыларга керткән тубына кәефләре кырылса да, испаннар капкасына берәр туп керткән өчен футболчылар Александр Рязанцев һәм Гекдениз Караденизга, гомумән, тренер Корбан Бердыевка һәм яраткан командаларына рәхмәтле алар. Казанлылар шул уңайдан узган төнне бәйрәм итте.

 Шул хакта Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе башлыгы милиция полковнигы Алексей Селивановский шәрехләп, «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия форумы ачылыр алдыннан мондый җиңү - Татарстан һәм аның башкаласы Казан өчен әһәмиятле вакыйга. Бөтен Европа халкы күз алдында - 120 мең кешелек стадионда «кунакта» безнең «Рубин» клубы беренче тапкыр дөньяның клуб чемпионын отты. Моңа бәйле рәвештә, җәмәгать тәртибен саклау эшенә Казан милициясе алдан ук өстәмә әзерлек чаралары күргән иде. Әмма кешеләрнең зур шатлыктан кәефләре шәп булып, андый-мондый тәртип бозулар булмады, хәер, без үзебез дә моңа юл куймадык», - диде. Аның сүзләренчә, шәһәр үзәгенә җыелган 500ләп кеше Татарстан һәм Россия флагларын җилфердәтеп, күңел ачып, шатлык уртаклашып йөргән, тәртип сакчылары да аларга җылы карашын сакларга тырышкан.

 «Россия – спорт державасы» форумында исә 2 меңләп Казан гарнизоны милициясе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты хезмәткәре җәмәгать тәртибе сагына җәлеп ителәчәк. Шулай ук уртак эштә Түбән Кама милиционерлары да катнашачак. «Шәһәр урамнарында милиция хезмәткәрләренең күп санда булуы җинаять эшләрен профилактикалауда уңай ролен үти, андый көннәрдә җинаятьләр саны бермә-бер аз була», - дип белдерде А.Селивановский. Форум барган 22-25 октябрь көннәрендә исә шәһәр үзәгенә, «Миллениум» күперендә, Чистай урамы юлында хәрәкәт туктатылырга мөмкин, шуңа күрә ул казанлыларга шәхси транспорт белән Казан үзәгенә чыгудан тыелырга киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100