news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Селивановский: «Казан буенча җинаятьчелекнең гомуми саны кимү турында әйтергә нигез бар»

Җинаятьләр саны узган елгы 9 айдагы 27400дән 23599га кадәр кимегән, шулай да, актуальлеген киметмәгән проблемалар да бар, дип белдерде Казан гарнизоны милициясенең быелгы эшчәнлеген анализлап шәһәрнең эчке эшләр идарәсе җитәкчесе

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан гарнизоны милициясе үзенең быел 9 айдагы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгара. Шул уңайдан журналистларны җыйган гарнизон башлыгы - Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе милиция полковнигы Алексей Селивановский, шәһәр буенча җинаятьчелекнең гомуми саны кимү турында әйтергә нигез бар: узган елгы шушы ук вакыттагы 27400дән ул 23599га кадәр кимеде, бу 13 процент чамасы дигән сүз, кеше үтерү һәм сәламәтлегенә зыян салу, талау кебек җинаятьләрне ачу саны, тулаем алганда, былтыргыдан уртача 4 процентка арткан, дип белдерде.

Быел 9 айда Казанда кеше үтерү буенча 68 очрак теркәлгән (былтыр – 72), андый төр җинаятьләрне ачу 100 процентка җиткән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 6620дән 6411гә, кеше сәламәтлегенә алдан уйлап зыян салу очраклары 169дан 129га, гомумән, шәхескә каршы кылынган җинаятьләр саны 2605тән 2103кә кадәр кимегән.

 А.Селивановский шәрехләвенчә, чит мөлкәткә каршы кылынган җинаятьләр быел 16 процентка кимегән: былтыргы 20117дән 16911гә калган, шул исәптән автомототранспорт урлау очраклары 257дән 220гә калган, ә соңгыларын ачу 67,2 процентка җиткән. Кәрәзле элемтә чараларын урлау очраклары исә 35 процентка - былтыргы 7385тән быел 477кә кимегән. Быел урлау очраклары кимеп, аларны ачу 17,3 процентка арткан, шул ук вакытта кесә караклары китергән зыян да сизелерлек кимегән: былтыр 9 айда 3138 очрак теркәлгән булса, быел – 1752. 

 Быел 602 фатир басу очрагы теркәлгән, былтыр исә - 644. Кеше талау һәм талау максаты белән һөҗүм итү кебек җинаятьләрдә дә азрак: беренчесе 1633тән 1232гә кадәр, икенчесе 230дан 166ка кадәр кимегән, дип, гарнизон башлыгы проблемалы мәсьәләләргә күчте. Наркотикларның законсыз әйләнешен ачыклау буенча быел эчке эшләр органнарының уңышларын телгә алып, А.Селивановский 9 айда 821 җинаять эше беленүен һәм моның узган елгыдан шактый югары булуын ассызыклады. «Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан республика башкаласына наркотиклар китерелә торган Кемерово өлкәсе, Таҗикстан һәм Үзбәкстан каналларын, шулай ук Татарстаннан Марий Эл Республикасына чыгарыла торганын ябуда даими рәвештә оператив-профилактика эше алып барылды», - дип белдерде ул.

Икътисади югнәлешле җинаятьләр саны исә быел 13 процентка арткан һәм 3699га, ялган акча сугу очраклары 786га (былтыр -  488) җиткән, шулай ук ришвәтчелек тә актуальлеген югалтмый. Яшерен генә эшләп торган төсле металл һәм металл ватыгы кабул итү пунктларын, уен автоматлары белән кесә калынайтучыларның юлына төшү бүген көн кадагындагы мәсьәләләрдән санала, дип аерып әйтте полковник А.Селивановский. Казан урамнарында, башка урыннарда җәмәгать тәртибен саклауның үз кыенлыклары бар, чөнки вазгыять катлаулы, шуңа күрә оператив-профилактика эшләре алып барыла, диде ул. Дөрес, андый җинаятьләр саны 8793тән 8085 кадәр калып кимегән. Әйтергә генә җиңел: 9 айда милиция хезмәткәрләре җәмгысе 3 млн. чамасы кеше катнашында үткәрелгән 2 меңнән артык иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында тәртип саклаган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100