news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Песошин Татарстанны Германия компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыруын белдерде

«Гримме» вәкилләре Татарстан – компания өчен мөһим төбәк, дип билгеләп үттеләр.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Германиянең авыл хуҗалыгы техникасы җитештерә торган «Гримме» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның күп кенә хуҗалыклары «Гримме» җитештергән авыл хуҗалыгы техникасын куллана. Алар – бәрәңге алу комбайны һәм башка агрегатлар. Шулай итеп, республика кырларында бәрәңге ала торган комбайннарның 70 процентын Германия компаниясе җитештергән.

Татарстан киләчәктә дә компания белән хезмәттәшлек итү, шулай ук мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксына.

«Гримме» вәкилләре Татарстан – компания өчен мөһим төбәк, дип билгеләп үттеләр. Республикада «Гримме» компаниясенең терәк пункты барлыкка киләчәк һәм ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сервис хезмәтен булдыру өчен мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot