news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Песошин Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Премьер-министры фикеренчә, хокук саклаучылар «хакимият, закон, гаделлек»не гәүдәләндерә.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбә итә.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы котлавында билгеләп үтелгәнчә, җәмгыять эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә карата югары таләпләр куя. «Сез хакимият, закон, гаделлекне гәүдәләндерәсез. Шәһәр һәм районардагы тәртип, республика халкының тынычлыгы нәкъ менә сезгә бәйле», - диде А.Песошин. Ышанычны бары тик үз эшеңә карата җаваплы мөнәсәбәт, кешеләрнең проблемаларына игътибарлы булу, иң мөһиме – грамоталы һәм профессиональ эшчәнлек хисабына гына яуларга мөмкин, дип өстәде ул.

Премьер фикеренчә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, героик үткәннең иң яхшы үрнәкләренә таянып, «биргән антына һәм эшенә тугрылык саклап», традицияләрне үстерүне дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда үткәрелә торган зур иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында куркынычсызлык һәм тәртип тулысынча тәэмин ителә, дип искәртте ул.

«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы алдында гаять зур бурычлар тора, алар һичшиксез сыйфатлы итеп һәм үз вакытында үтәләчәк. Чөнки сезнең һәркайсыгыз өчен хокук тәртибен һәм законлылыкны яклау – эш кенә түгел, ә бөтен гомерегезне багышлаган яраткан хезмәтегез», - дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Котлау: «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси составына һәм ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар телим», - дигән юллар белән төгәлләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100