news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Песошин «Хокук һәм хәят - Право и жизнь в Татарстане» журналын юбилее белән котлады

Тантаналы кичә театральләштерелгән пролог һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның сәламләү сүзе белән башланды.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Хокук һәм хәят - Право и жизнь в Татарстане» иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналының 105 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәтенең рәсми сайты.

Чара «Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узды.

Тантаналы кичә театральләштерелгән пролог һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның сәламләү сүзе белән башланды.

Алексей Песошин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте исеменнән журнал коллективын әлеге истәлекле дата белән котлады.

«Хокук һәм хәят - Право и жизнь в Татарстане» журналының бер гасырдан артык тарихы бар, ул Татарстанның гына түгел, тулаем алганда Россия юриспруденциясенең үсеше белән бәйле, - диде Алексей Песошин. - Шушы еллар дәвамында журнал юридик теория һәм практика өлкәсендә әйдәп баручы иҗтимагый-хокукый һәм фәнни басма булып кала».

Ул шулай ук журналның яшь юристлар өчен дә менә дигән мәктәп булуын искәртте.

Алексей Песошин журнал вәкилләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Кичә бәйрәм концерты белән төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100