news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Песошин Әгерҗедә яшәүче инвалидка карават сатып алу өчен иганәчеләр табарга йөкләде

II төркем инвалид Песошинга видеоэлемтә буенча мөрәҗәгать итте.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин гражданнарны кабул итү нәтиҗәләре буенча Әгерҗе районындагы инвалидка ярдәм итәргә кушты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

II төркем инвалид Песошинга видеоэлемтә буенча мөрәҗәгать итә. Ул мөмкинлекләре чикләнгән әнисенә махсус карават сатып ала алмавын аңлаткан. 

Алексей Песошин тиешле йөкләмә бирде һәм инвалидның проблемасын хәл итү өчен иганәчеләр җәлеп итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot