Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
А.Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә Чемпионат имин узган өчен рәхмәт әйтте
Утырышта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының кайбер хезмәткәрләренә ведомство һәм республика бүләкләре тапшырылды.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында иминлекне тәэмин иткән өчен рәхмәт әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
А.Песошин министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты. Чара барышында 2018 елның беренче яртыеллыгында ведомство тарафыннан башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды. Утырыш Татарстан буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин рәислегендә узды.
Коллегия утырышын ачып, Артем Хохорин министрлык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен билгеләде. Ул искәртеп үткәнчә, Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда түбәнрәк. 2018 елның 6 аенда республикада 20 мең 987 җинаять теркәлгән, аларның 12 мең 535е ачылган.
Бүгенге көндә Татарстанда кылынган җинаятьләрнең 62 проценты ачыла, бу ил буенча уртача күрсәткечләргә караганда сизелерлек югарырак.
Алексей Песошин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы быелның беренче яртыеллыгында оператив-хезмәт эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Хисап чорында җинаять кылган 10 меңнән артык кеше ачыкланган, оешкан төркемнәр составында кылынган – 238, оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары тарафыннан кылынган 536 җинаять ачылган.
ТР Премьер-министры сүзләренчә, көндәлек хезмәт вазифаларын үтәү белән бергә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре алдында торган иң мөһим һәм җаваплы бурычларның берсе – Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына әзерлек һәм аны үткәрү чорында теләсә нинди хокук бозу очраклары һәм террорчылык актларын булдырмау.
«Әлеге бурычны без иң югары дәрәҗәдә үтәдек, - диде Алексей Песошин. - Ике ай дәвамында республика эчке эшләр органнарының – 5 мең, Россия Федерациясенең 12 субъектыннан Татарстанга ярдәм җибәрелгән 5 меңнән артык хезмәткәр, Росгвардия, Федераль куркынычсызлык хезмәте, РФ Гадәттән тыш хәлләр, Оборона министрлыклары хезмәткәрләре белән берлектә гражданнар һәм чит ил җанатарларының иминлеген тәэмин итте».
Утырышта шулай ук Татарстан Эчке эшләр министрлыгының кайбер хезмәткәрләренә ведомство һәм республика бүләкләре тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз