news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А. Песошин: “Бүгенге көндә архивлар – документаль мәгълүматны саклау урыны гына түгел, социаль бурычларны хәл итүдә актив катнашучылар да”

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышы үткәрелде

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясауга һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР ДС депутатлары, ТР Министрлар Кабинеты, ДС Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
Иң элек Алексей Песошинга архив фондының уникаль һәм аеруча кыйммәтле документлары күргәзмәсе тәкъдим ителде.
 

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Данил Ибраһимов докладында архив эше үсешенә, ТР халыкларының бәһасез документлар мирасын саклап калуга саллы өлеш керткән архив учреждениеләре хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.
 

Данил Ибраһимов билгеләп узганча, былтыр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә зур игътибар бирелгән. “2014 нче ел дәвамында, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, архив белешмәләрен, архив документларының күчерелмә нөсхәләрен һәм өземтәләрен бирү буенча хезмәтләр ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша гамәлгә ашыру эше башкарылды. Гражданнарның сораулары буенча тиз арада һәм нәтиҗәле төстә җавап кайтару максаты белән, дәүләт һәм муниципаль архивларда “Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләрен теркәп бару” белешмәләр базасын гамәлгә кертү дәвам иттерелә. Дәүләт архивларында гражданнар һәм оешмалар гаризаларын Интернет челтәре аша юллый ала”, - дип белдерде Татарстанның баш архив эшләре белгече.  
 

Данил Ибраһимов докладында архив документларын саклау өчен биналар кытлыгы проблемасының кискенлегенә, матди-техник базаны яхшырту ихтыяҗы булуына басым ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанның дәүләт архивлары фондларында 5,5 млн саклау берәмлеге исәпләнә, ел саен аларның саны 50-60 меңгә артып тора.
 

Алексей Песошин Баш архив идарәсе эшчәнлегенә уңай бәя биреп, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан архив эшен үстерү буенча эзлекле адымнар ясалуын билгеләп узды. Әмма, төп докладтан күренгәнчә, архив учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү өчен резервлар әле җитәрлек, диде ул.
“Бүгенге көндә архивлар – документаль мәгълүматны саклау урыны гына түгел, социаль бурычларны хәл итүдә актив катнашучылар да. Биредә гражданнарның хезмәт, шәхси тормышы турындагы документлар туплана, күпсанлы архив белешмәләре бирелә. Эш барышында гражданнарның мөрәҗәгатьләре вакытында үтәлүен кайгыртырга кирәк”, - дип белдерде А. Песошин.

 Сораулар саны, шул исәптән Интернет аша да запрослар артуын исәпкә алып, архив хезмәтендә бүгенге көн технологияләрен куллану, аерым алганда, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә гамәлгә кертүне дәвам иттерергә кирәк, дигән бурычны билгеләде Алексей Песошин. Ул 2013 нче елдан дәүләт һәм муниципаль архивларының ТР буенча Пенсия фонды бүлеге белән электрон мәгълүмати хезмәттәшлек алып баруын уңай күренешләр рәтенә кертте.

“Хакимият органнары, оешмалар, учреждениеләр, юридик затларның архив фондыннан мәгълүмат алу буенча мөрәҗәгатьләр саны һәрдаим артып тора, шуңа күрә яңа технологияләр ярдәмендә хезмәтләрне оператив рәвештә һәм сыйфатлы итеп күрсәтү бурычы тора”, - диде А. Песошин.

 ТР Премьер-министрының беренче урынбасары “2011-2020 нче елларга мәгълүмати җәмгыять” РФ дәүләт программасы нигезендә, электрон формага күчерелгән архив фондлары өлеше 2015 нче елга 20 проценттан да ким булмаска тиеш, 2020 нче елга ул 50 процентка җитәргә тиеш, дип искәртте. Алексей Песошин күргәзмәне караганда да бөтен фондны цифрлыга күчерү ихтыяҗы булмаса да, иң кыйммәтле документлар буенча эшне дәвам иттерергә һәм озакка сузмыйча төгәлләргә кирәклегенә басым ясады. Аның әйтүенчә, бу архив документларының иминлеген, бөтенлеген дә тәэмин итәчәк.

 Алексей Песошин ассызыклаганча, муниципаль архив фондларында бөтен архив фондының чирек өлеше саклануын исәпкә алып, барлык муниципаль архивларның документларны автоматлаштырылган режимда исәптә тотуга күчүе буенча чаралар күрү – төп бурычлар исәбендә. “Баш архив идарәсенең һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының бу мәсьәләдә район һәм шәһәр округлары архив бүлекләренә кирәкле ярдәм күрсәтүе зарур”, - дип белдерде ул.

А. Песошин соңгы елларда муниципаль берәмлекләр тарафыннан муниципаль архивларның матди-техник базасын ныгыту буенча зур эш башкарылганын ассызыклады. Шул ук вакытта кайбер районнарда архив саклау урыннарының мәйданы кечкенә булуы, сак һәм янгынга каршы режимнар үтәлеше проблемасы актуаль. А. Песошин муниципаль берәмлекләргә архив документларын саклауда норматив шартлар белән тәэмин итү тәкъдимен коллегия беркетмәсенә кертергә кушты.

ТР беренче вице-премьеры фикеренчә, электрон документларны саклау урынына кагылышлы мәсьәләне дә хәл итү зарур. “Саклау үзәге буларак ИТ-паркның аерым инфраструктура өлеше булган дата-үзәк тә каралырга мөмкин”, - дип саный ул.

Алексей Песошин Татарстанның архив хезмәтенең халыкара хезмәттәшлеге тотрыклы төстә үсеш алуына игътибарны юнәлтте. Ул агымдагы елга билгеләнгән чараларның уңышлы узуын теләде. Быел 5-7 октябрь көннәрендә Халыкара архив советы Евразия бүлегенең XVI гомуми конференциясе, “Архив документларыннан файдалану өлкәсендә бүгенге көн проблемалары” фәнни конференциясе, БДБ илләре дәүләт архив хезмәтләре җитәкчеләренең консультатив советы утырышы көтелә.

 Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан килеп ирешүче социаль-хокукый характердагы сораулар буенча үтенечләрне канәгатьләндерү иң өстенлеклесе булырга тиешлеген ассызыклады.

Коллегия азагында А. Песошин идарәнең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot