Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
А.Нигъмәтҗанов: “Парковка урыннарына кытлык тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясаячак”
Социаль ипотека программасы буенча, киләсе елга дип, Казанда хәзерге вакытта 16 йорт салына
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитет башлыгының шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов киләчәк йортлары турында белешмә бирде.
Аның сүзләренчә, социаль ипотека программасы буенча, киләсе елга дип, хәзерге вакытта Казанда 16 йорт салына. Аларның гомуми мәйданы – 151,1 мең кв.метр.
Аерым алганда, 7 йорт Юдино бистәсендә төзелә, Подаметьевская урамында – 4, Республика клиник хастаханәсе янында – 3, Горсовет һәм Һади Такташ урамнарында – 1әр.
Һади Такташ урамында социаль ипотека программасы буенча файдаланылышка тапшырылган йортларга өстәп, быел ук ел ахырына тагын 3 йорт төзелеп бетәргә тиеш. “Такташ урамындагы объектларны парковка урыннары белән тәэмин итү проблемасы бар. Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды белән алдан сөйләшү-килешү булуга карамастан, 239 машина куярлык күп катлы паркинг төзелеше әле дә башламаган”, - дип, докладчы шәһәр җитәкчелеге игътибарын проблемалы мәсьәләгә юнәлтте. Шул рәвешле, парковка урыннарына кытлык әлеге торак комплексында яшәүчеләрнең тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясаячак дип саный А.Нигъмәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз