news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Н.Туполев исемендәге КДТУда Игорь Ассманны Искә алу көне уза

Чара аның җинаятьчеләр белән көрәштә һәлак булуына 40 ел тулуга багышланган

(Казан, 8 апрель, “Татар–информ”). Бүген А.Н.Туполев исемендәге КДТУда Игорь Ассманны Искә алу көне уза. Чара аның җинаятьчеләр белән көрәштә һәлак булуына 40 ел тулуга багышланган, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
КАИ студентын КАИның сугышчан комсомол дружинасы ветераннары, туганнары, дуслары, хокук саклау органнары, җәмәгать тәртибен саклау буенча студентлар берләшмәләре вәкилләре хөрмәтләп искә алачак. Җыелыш КАИның беренче уку бинасының актлар залында (К.Маркс урамы, 10) 14.00 сәгатьтә башлана. 15.30 сәгатьтә КДТУ–КАИ музеенда И.Ассманга багышланган күргәзмә ачыла.
Белешмә өчен. Казанның 131нче мәктәбен тәмамлаганнан соң КАИга укырга кергәндә Игорь Ассманга 18 яшь була. Беренче көннәрдән үк ул КАИның сугышчан комсомол дружинасының эшенә катнашып китә. Ул елларда дружина шәһәр күләмендәге куәтле, тупланган һәм абруйлы оешма санала. Игорь берничә ай дәвамында үзенең өлкән дусларына шәһәрдә җәмәгать тәртибен саклауда ярдәм итә. 1969 елның февраль аенда аңа сугышчан комсомол дружинасы әгъзасы таныклыгын тапшыралар. 1969 елның 5 апрелендә дружиначылар кизү торган вакытта (алар арасында И.Ассман да була) шәһәр үзәгендә урамда шәраб эчүче бер төркем ир–атларны күреп ала. Исерек компания дружиначыларның бу урыннан китегез диюен колагына да элми. Тәртип сакчылары исә үз сүзендә нык тора. Йодрык сугышы башлана. Исерек ир–атларның берсе Игорьга пычак белән кадый.
Аның дусты Виктор Лобов, бөере яралануга да карамастан, Игорьны штабка кадәр кулларында күтәреп бара, әмма инде соң була. “Ашыгыч ярдәм” машинасы Викторны операциягә алып китә, Игорьны исә табиблар коткарып кала алмый.
Үзгәртеп кору еллары башланганчы Игорь Ассманны ел саен искә алалар. КАИ студентлары белән очрашуга Игорьның әти–әнисе, дуслары килә. Аннары 90нчы еллардагы вакыйгаларның басымы астында, күп әйберләр онытыла. Әмма традицияләр яңадан кайта – КДТУ–КАИ студентлары Игорь Ассман һәм җинаятьчеләр белән көрәштә һәлак булган тагын бер легендар КАИ студенты, сугышчан комсомол дружинасы әгъзасы Артем Әйдиновны хөрмәтләп искә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100