news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты җитәкчелеге Россиянең волонтерлык хәрәкәте үсешенә өлеше өчен бүләкләнде

Бүләкләр I Бөтенроссия волонтерлар форумы ачылышы кысаларында тапшырылды

  (Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов, I Бөтенроссия волонтерлар форумы ачылышы кысаларында, вуз вәкилләренә “Сочи-2014” волонтерлык программасын гамәлгә ашыруда һәм Россиянең волонтерлык хәрәкәтен үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүләкләнүчеләр исемлегенә Россиянең 26 югары уку йорты кергән, алар арасында А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) да бар. Аларның җитәкчеләренә – ректорларга һәм аларның урынбасарларына бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100