news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Морозов Ванкувер олимпиадасы ачылышында Россия әләмен йөртүче булачак

Кышкы олимпия уеннарының ачылыш тантанасы 13 февральдә Мәскәү вакыты белән иртәнге 5 тә башлана

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Хоккей буенча ил җыелма командасы һәм “Ак Барс”ның капитаны Алексей Морозов Ванкуверда XI Кышкы олимпия уеннары ачылышында Россия делегациясенең байрагын йөртүче булачак.
Хоккейчылар үзләре Канадага бүген иртән юл алды. Ванкуверда кышкы олимпия уеннарының ачылышы шимбә, 13 февральдә, Мәскәү вакыты белән иртәнге 5 тә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot