news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда кунаклар булып китте

Дәрәҗәле кунакларга А 145 проектындагы диңгез яры буйлап пассажир ташу билгеләнешендәге уникаль тиз йөрешле теплоходны тәкъдим ителде.

(Яшел Үзән, 26 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Радик Сафиуллин). «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда Татарстанга эшлекле визит кысаларында Россия Федерациясе Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев, РФ Идел буе округы буенча Россия Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм башка рәсми затлар булып китте, дип яза җирле басма.

Аны озатып йөргән делегация заводның производство цехларында булды, гражданлык һәм хәрби суднолар төзелеш өлкәсендәге перспектив проектлар белән танышты. Шулай ук модернизация һәм техник яктан яңадан кораллану өлкәсендә федераль максатчан программа буенча куелган корылмаларны карады.

Стапель – төзеп бетерү цехында заводның генераль директоры Ренат Мистахов дәрәҗәле кунакларга А 145 проектындагы диңгез яры буйлап пассажир ташу билгеләнешендәге уникаль тиз йөрешле теплоходны тәкъдим итте.

Шул ук көнне завод базасында «Яшьләрдә хезмәткә карата гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм тәрбияләүдә ветераннар оешмасының роле» дигән темага ТР Ветераннар советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков катнашында республика ветераннар оешмалары җитәкчеләре белән «түгәрәк өстәл» булды.

Заводның ветераннар оешмасы шәһәрдә һәм районда иң зурлардан санала. Биредә ике меңгә якын ветеран исәптә тора. Аларның һәркайсы буыннарны тоташтыручы алтын җепкә тиң. Күбесе яшьләр, укучы балалар белән очрашуларга йөреп тәрбия эше белән шөгыльләнә. «Түгәрәк өстәл» артында алар килгән кунаклар белән дә тәҗрибә уртаклашты. Соңыннан ветераннар советлары җитәкчеләре завод цехларында булып, илебез оборона куәтен арттыручы корабльләрне кайда һәм ничек төзелүен үз күзләре белән күрде.

Узган атнада завод «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» халыкара икътисади саммитта һәм «INVEST EXPO» күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмәдә предприятиенең мөмкинлекләрен күрсәтә торган перспектив проектларны тәкъдим итте. Почетлы кунакларга шунда ук А 145 проектындагы пассажир судносы тәкъдир ителде. Шулай ук халыкара форум кысаларында «АК Барс» холдинг компаниясе» АҖ һәм ARJ HOLDING (ОАЭ) компаниясе арасында хезмәттәшлеккә кул куелды, шулай ук «А.М.Горький исемендәге завод» АҖ һәм ARJ HOLDING компаниясе арасында А145Е проектындагы ике тиз йөрешле пассажир судносы төзү турында уртак килешүгә имзалар куелды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100