news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аңлаешсыз хаталар җиңелүгә китерде – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы остазы "Салават Юлаев"ка җиңелүнең сәбәпләрен әйтте.

Аңлаешсыз хаталар җиңелүгә китерде – Зиннәтулла Билалетдинов
Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында Уфада "Салават Юлаев" хоккейчыларына оттырганнан соң (1:3) Казанның "Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов уңышсызлыкка китергән сәбәпләрне җиткерде.

"Бүген бик яхшы һәм безнең өчен файдалы уен булды. Кызганычка каршы, беренче периодта без ялгышлар җибәрдек. Шулар азаккы нәтиҗәгә тәэсир итте дә инде. Ләкин, минем уйлавымча, әлеге ялгышларны төзәтербез, нәтиҗәлелекне дә арттырырбыз", – диде Билалетдинов.

Әлеге уенда "Ак Барс" һөҗүмчесе Артем Лукоянов та имгәнде. Остаз моңа ачыклык кертә алмады. "Әлегә ни булганын әйтә алмыйм. Аның белән табиблар эшли", – диде ул уеннан соң.

Шуныы да игътибарга лаек: "Ак Барс" соңгы өч уенда 15 алка керттерде, ә үзе 3не генә кертә алды. Бу кризисмы? Әллә инде алдан ук 3 нче баскычка урнашу һәм шуннан беркая да китмәү нәтиҗәсеме?

"Гол кертә алмавыбызны яшермим. Ә үз капкабызга алкаларны төрлечә керттерәбез. Ләкин бу проблемалар төзәтмәслек түгел. "Салават Юлаев"ка бу сезонда 3 тапкыр җиңелдек, дисезме? Беренче периодта аңлаешсыз ялгышлар җибәрәбез. Эшлисе эшләр бар әле...", – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot