news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Хәбибуллин хөкемгә тартылган кешегә Татарстанда дәүләт бүләге бирелмәячәген хәбәр итте

Татарстан Дәүләт Советы дәүләт бүләкләре турында республика законына үзгәрешләр кертте.

А.Хәбибуллин хөкемгә тартылган кешегә Татарстанда дәүләт бүләге бирелмәячәген хәбәр итте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы дәүләт бүләкләре турында республика законына үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә, кешене суд хөкем иткән булса, бу - дәүләт бүләкләре бирмәү өчен сәбәп була ала. Бу хакта закон проекты кичә беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Парламентның дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектының дәүләт бүләкләре бирү процедурасына төзәтмәләр кертү белән бәйле булуын билгеләп узды. Закон проектының федераль закон белән тәңгәлләштерү кирәк булганга кертелүен әйтте. Альберт Хәбибуллин, моңа кадәр, җинаять кылган өчен хөкемгә тартылу дәүләт бүләгенә тәкъдим итүгә киртә булып килгәнен искәртте. Әлеге закон проекты буенча исә, дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән кешегә карата җинаять эше кузгатылса да яки ул җинаять эше буенча гаепләнүче сыйфатында каралса да, бүләккә тәкъдим ителми. “Законның яңа редакциясендә, аклау хөкеме чыгарылса, җинаять эзәрлекләве туктаса яки реабилитация буенча гаепләү карары гамәлдән чыгарылса, дәүләт бүләгенә кабаттан тәкъдим итү мөмкинлеге тудырыла”, - дип белдерде Альберт Хәбибуллин.

Хәзерге вакытта, әгәр бүләкләү сәбәпсез дип табылса, бүләккә тәкъдим итү кире кагылырга да мөмкин. Парламентарийлар законда бүләкләү турында указны гамәлдән чыгару өчен бер сәбәпне генә үзгәрешсез саклап калырга тәкъдим итә – бүләкләүгә тәкъдим итүгә керткән документларда белешмәләрнең дөрес булмавы.

Закон проекты имзалауга ТР Президентына юлланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100