news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
А.Гыйльметдинов ТР укытучыларының хезмәт хакын 15,5 мең сумга җиткерергә өметләнә
ТР мәгариф һәм фән министры фикеренчә, хезмәт хакы бу дәрәҗәгә җитмичә калса, бик күп планнар чынга ашмый калачак
Скопировать ссылку
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Кристина Иванова). Мәктәп укытучыларының хезмәтенә бәя Татарстан икътисады тармаклары буенча уртача хезмәт хакыннан түбән булырга тиеш түгел. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә онлайн-конференция вакытында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов шундый фикер белдерде.
“Мәктәпкә актив, яшь педагогларны җәлеп итү өчен Татарстан мәгариф системасын үстерү буенча Президент стратегиясе кысаларында без эшләгән бик күп чаралар кирәк”, - дип белдерде министр. Аның сүзләренчә, Татарстанда 2010–2015 елларда ТР мәгариф системасын үстерү буенча комплекслы дәүләт программасы стратегиясе кысаларында билгеләнгән махсус программа “Безнең яңа укытучы” дип атала. Аны гамәлгә ашыруга үз автоном бюджеты булачак.
“Мәктәп укытучысының хезмәт хакы көндәшлелеккә ия булырга тиеш, ягъни республика икътисадында уртача хезмәт хакыннан ким булырга тиеш түгел. Әгәр укытучының хезмәте бу дәрәҗәдән ким бәяләнсә, бик күп планнар чынга ашмый калачак”, - ди Альберт Гыйльметдинов.
ТР мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, хәзер республикада мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы 10 мең сум тирәсе тәшкил итә, ә икътисадта – 15,5 мең сум. Шулай ук “Безнең яңа укытучы” мәгариф инициативасы кысаларында педагогларга социаль ипотека программасында катнашуда ташламалы шартлар һәм чит илдә стажировка узу мөмкинлеге тәкъдим итү планлаштырыла, дип белдерде министр.
.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2