news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Гыйльметдинов: «Татарстанда 1,5 мең укытучының 29 проценты БДИ тапшыра алмады»

Шушы уку елын тәмамлаганда укучылар тапшырачак БДИның исә структур-идеологик ягы үзгәрешсез калачак, ләкин, әйтик, математика буенча биремнәр саны беркадәр киметеләчәк, диде ТР мәгариф һәм фән министры

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Категорияләрен, ягъни педагогик дәрәҗәләрен беренче һәм югары категорияләргә күтәрү өчен заявка биргәннәрдән бу уку елында мәктәп бердәм дәүләт имтиханын тапшырттык.  Заявка биргән  мәктәп һәм гимназия укытучыларының, ә алар Татарстан буенча 1,5 мең, өчтән бере диярлек БДИ тапшыра алмады. Төгәлрәге, үзләренең профиле буенча 100 баллның минималь 60 балл «бусагасын» уза алмаучылар 29 процент булды, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов.

Министр басым ясап әйткәнчә, үзе бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмаган укытучы укучыларына тиешле белем бирә алмаячак. «Андый имтихан–тест тапшырудан канәгатьсезлек белдерүчеләр булды, әмма алар - минималь балл җыя алмаучылар. Гомумән алганда, Татарстанның укытучылар җәмәгатьчелеге мондый адымны хуплады, уңышлы тапшырып чыгучылар, без БДИның нәрсә икәнен хәзер генә аңладык, диде. Ә бит укытучылар арасында БДИ бланкларын тутыру рәвешен белмәгәннәре дә бар», - искәртте А.Гыйльметдинов, алга таба мондый тәҗрибә кулланылачак, бу юнәлештә һәм укытучыларның квалификациясен күтәрүдә эш камилләштереләчәк, дип ышандырды. 

БДИ мәсьәләсендә министр, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы аны тулысынча хуплый, дөрес, җәмгыять белеме, әдәбият, тарих кебек фәннәрдән балаларның белемнәрен, иҗади сәләтләрен, спорт буенча мөмкинлекләрен ул тулысынча ача алмый, дип танырга туры килә, шуңа күрә баланың эшчәнлегенә бәя биргәндә комплекслы карарга кирәк, дигән фикердә. Шушы уку елын тәмамлаганда тапшырылачак БДИның исә структур-идеологик ягы үзгәрешсез калачак, ләкин, әйтик, математика буенча биремнәр саны беркадәр киметеләчәк. Федераль министрлык сайтында исә аларга охшаш биремнәр белән ачык рәвештә бушлай танышырга мөмкин. Ил Президенты куйган бурыч буенча, 2011 елдан башлап, БДИны үткәрү форматы һәм үзенчәлекләре төп-төгәл 1 уку елы алдан 1 сентябрьгә үк әзер булырга тиеш. «Моны укучылар, ата-аналар хуплый, алдан хәстәрлек күрү өчен, чыннан да, бу бик уңайлы булачак», - дип искәртте А.Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100