news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

А.Гыйльметдинов: “Татар телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнү өчен яңа стандартта шартлар бар”

“Төп мәктәп өчен - 9 нчы һәм урта мәктәп өчен 11 нче сыйныфка кадәр стандартлар эшләгәндә үзебезнең милли-төбәк компоненты белән милли республикабызның мәнфәгатьләрен яклап чыгачакбыз”, - дип белдерде ул

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Узган ел ахырында башлангыч мәктәп (1-4 сыйныфлар) өчен яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары кабул ителде һәм расланды. Без аларны эшләүдә актив катнаштык. Чөнки республикада милли мәгариф белән бәйле рәвештә аеруча кызыксыну бар иде. Мин стандартларны ахырына кадәр эшләп бетерүче совет составына кердем. Бу стандартларда татар телен, әдәбиятын һәм татар тарихын өйрәнү һәм үсеше өчен бөтен шартлар тудырылган. Әлеге мөмкинлекләрне ничек тормышка ашыру үзебездән тора”, - дип белдерде бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов үзе җитәкләгән министрлыкның йомгаклау коллегиясендә.

Министр хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта актив рәвештә төп мәктәп өчен - 9 нчы һәм урта мәктәп өчен 11 нче сыйныфка кадәр стандартлар эшләнә. “Без шулай ук бу стандартларны эшләүдә катнашабыз. Анда үзебезнең милли компонент белән милли республикабызның мәнфәгатьләрен яклап чыгачакбыз. Икенчедән, без анда “Лидерлык нигезләре” проекты белән керәчәкбез”, - дип белдерде А.Гыйльметдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot