news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Гыйльметдинов: “Кызганычка каршы, елдан-ел укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан Бердәм республика имтиханын азрак бирә”

Быел 40 кеше – татар теленнән, 5се татар әдәбиятыннан имтихан тапшырган. Нәтиҗәләр, 2010 ел белән чагыштырганда, яхшырак

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Кызганычка каршы, елдан-ел укучылар татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан Бердәм республика имтиханын азрак бирә. Бу - проблема. Без әлеге вәзгыятьтән канәгать була алмыйбыз”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов.
Быел 40 кеше – татар теленнән, 5се татар әдәбиятыннан имтихан тапшырган. Нәтиҗәләр, 2010 ел белән чагыштырганда, яхшырак.
“Без татар телен дөрес укытмыйбыз. Балаларның кызыксынучанлыгы кими бара. Шуңа күрә балалар бакчасыннан ук татар телен яңача бирергә тырышабыз”, - дип белдерде министр.
Билгеле булганча, бу елның 6 июнендә РФ Президенты тарафыннан “Мәгариф турында” РФ Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон имзаланды. Ул туган тел һәм әдәбиятны Бердәм дәүләт имтиханы кысаларында укучыларга үз милли телләрендә тапшырырга мөмкинлек бирә.
Моңарчы татар теле һәм әдәбиятыннан БРИ тапшыру һәм аның нигезендә югары уку йортларына кабул итү Ректорлар советы кебек органнар белән уртак тел табу, килешү нигезендә генә башкарыла иде. Хәзер исә бу гамәл Федераль закон белән ныгытылды. Калган милли республикалар – шул ук Башкортостан, Чувашия, Мари Эл Республикалары үз туган телләре һәм әдәбиятларыннан БДИ тапшыра ала.
Әлеге законда шулай ук милли үзенчәлекләрне исәпкә алу, дәреслекләр чыгаручы учреждениеләрне сайлап алу, алар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре дә каралган.
Бу Федераль закон туган тел һәм әдәбият предметларын БДИ исемлегенә кертә, аларның мөмкинлекләрен киңәйтеп җибәрә. Моңарчы икенче буын федераль белем бирү стандартларында гына чагылыш тапкан милли-төбәк үзенчәлекләренең канунга кертелүе бик уңай күренеш.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100