news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Гыйльметдинов Идел буе федераль университеты булдыруның уңай якларын гына күрә

ТР мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, Идел буе федераль университеты булдыру республиканың белем бирү системасына өстәмә акча да җәлеп итәчәк

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан мәгариф һәм фән министры КДУ базасында Идел буе федераль университеты булдыруның уңай якларын гына күрә.
“Мин тискәре якларны күрмим. Бу уңай яклары гына булган вәзгыять”, - дип белдерде бүген ТР мәгариф һәм фән министры журналистларга.
Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, Идел буе федераль университеты булдыру республиканың югары белем бирү системасына югары статустан тыш өстәмә акча да җәлеп итәчәк. Финанслау теге яки бу университетны үстерүнең расланган программасы белән билгеләнәчәк. "РФ Хөкүмәте раслаячак Якутия университеты программасын гамәлгә ашыруга бер күләмдә, ә Идел буе федераль университеты өчен икенче күләмдә акча кирәк булырга мөмкин. Суммалар турында университетны үстерү программасы раслангач кына төгәл сөйләшеп була”, - дип белдерде министр.
Татарстан мәгариф һәм фән министры фикеренчә, теләсә кайсы очракта зур суммага өметләнеп була. – Ике оештырылган федераль университетны үстерүгә 3 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Илдәге һәм дөньядагы икътисади вәзгыятьне исәпкә алып, акча күп булмаска да мөмкин”, - дип белдерде ул.
Идел буе федераль университеты булдыру Татарстан мәгариф системасы өчен зур уңыш, дип ышана Альберт Гыйльметдинов. “Федераль университетларга үз стандартларын булдыру һәм аның буенча эшләү хокукы бирелә”, - диде ул. Министр фикеренчә, Идел буе федераль университеты булдыру абруй казану да. “Хәзер безнең республикада югары һөнәри белем алу дәрәҗәсе кинәт күтәрелде”, - дип ассызыклады ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100