news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
А.Гыйльметдинов: “Дөнья коточкыч тизлектә алга бара, ә без элеккечә укытырга тырышабыз”
“Киләчәк” дип аталган республика мәгариф үсеше стратегиясен май аенда расларга һәм 1 сентябрьдән белем бирү учреждениеләренә кертеп җибәрергә мөмкин булачак
Скопировать ссылку
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Киләчәк” дип аталган республика мәгариф үсеше стратегиясен май аенда расларга һәм 1 сентябрьдән белем бирү учреждениеләренә кертеп җибәрергә мөмкин булачак. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов министрлыкның 2009 ел йомгакларына багышланган коллегиясендә белдерде.
Министр берничә көн элек Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан “Наша новая школа” дип аталган илкүләм мәгариф инициативасын раславын һәм төбәкләргә белем бирү системасын яңарту буенча үз программаларын булдыру бурычы куелуын хәбәр итте.
Шуннан соң А. Гыйльметдинов республика мәгариф өлкәсендәге проблемаларга тукталып, белем бирү сыйфатының югала баруын, ә югары сыйфатлы белемнең конкурентлыкка сәләтлелеккә илтүен билгеләп үтте. “Дөнья коточкыч тизлектә алга бара, ә без элеккечә укытырга тырышабыз, бүген инде “китеп бара торган” икътисад өчен белгечләр әзерлибез. Бу мәгарифтә кризис булуны аңлата”, - дип ассызыклап үтте ул.
Министр республика мәгарифен яңартып кору максатында, 2010-2015 елларга стратегия эшләнүен, аның балалар бакчаларыннан алып югары һөнәри белем бирү өлкәсен колачлавын, проектны эшләүдә гади тәрбиячедән алып фәнни хезмәткәрләргә кадәр катнашуын әйтте. Аның фикеренчә, стратегиягә читтән бәя бирү саллы булырга тиеш. Монда Бөтендөнья банкының тәҗрибәсе зур дип санала. “Стратегияне эшләү финиш сызыгына чыкты дип әйтергә мөмкин”, - диде А.Гыйльметдинов.
Ул мәгариф системасының үзәгендә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенең торуын, стратегияне эшләргә тотынганчы, республика белем бирү системасының торышы социологик яктан өйрәнелгән, проблемалар ачыкланган.
Министр көндәлек эшчәнлеккә күчеп, 2009 елның августыннан соң Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль итү буенча департамент оештырылуын, аның белем бирү сыйфатына бәя бирүче көчле инструмент булуын билгеләп үтте. Департамент тарафыннан беренче курсларда – Бердәм дәүләт имтиханы буенча һәм педагогик вузларда бишенче курслар арасында тикшерүләр уздырылуын, нәтиҗәләрнең бер дә шатландырмавын әйтте.
Ул шулай ук үз чыгышында белем бирү системасына яңа буын стандартлар кертүнең мәгариф парадигмасын киңәйтүен ассызыклап үтте. “Иң мөһиме – балалар бу белемнәр белән эшләргә өйрәнсен”, - дип саный министр. Аның фикеренчә, балалар уңышка ирешсен өчен, аларны лидерлыкка өйрәтергә кирәк.
А.Гыйльметдинов республиканың мәгариф системасын яңартып кору мәсьәләсенә күчеп, хәзерге вакытта Татарстанның олимпиадаларда җиңүчеләрнең исәбе буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче урында булуын билгеләп үтте. Ә 2009 елның БДИ буенча гомуми нәтиҗәләре мактанырлык түгел: хәтта Россиядәге уртача күрсәткечләрдән дә түбәнрәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу нисбәттән укытучыларны аттестацияләү системасын да яңартып корырга тотынган. Предмет укытучыларына үз предметлары буенча БДИ тапшырырга туры килгән. География һәм инглиз теле укытучыларының предметларын укучыларына караганда да начаррак белүе ачыкланган.
Татарстан белем бирү системасы алдында торган бурычларга игътибар биреп, ул быел Укытучы елын лаеклы итеп уздыру, мәктәпләргә көчле укытучыларны җәлеп итеп, ике елдан соң йөзгә якын педагогны Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбенә һәм Манчестер университетына белем эстәргә җибәрәчәкләрен хәбәр итте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль дәрәҗәдә эшләнә торган “Мәгариф турында” законны эшләүдә катнашуны, бу эштә Татарстанның мәнфәгатьләрен алга чыгаруны күз алдында тота.
А.Гыйльметдинов шулай ук үз чыгышында җан башыннан финанслау системасына күчү, автоном учреждениеләр челтәрен үстерү, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү системасы, балалар бакчаларына чиратларны бетерү, азкомплектлы мәктәпләр, хезмәткә яңача түләү, халыкара хезмәттәшлек, Универсиада өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләренә дә тукталды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot