news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

А.Гыйльметдинов: «Быел Укытучы елында республикада 5 төп проект тормышка ашырылачак»

Укытучы елын үткәрү планында кабул ителгәнчә, алар республикадагы барлык министрлыклар, муниципаль берәмлекләр, сәнәгать предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалар ярдәменә таяна

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). ТР Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан республикада, аннары РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан илкүләм рәсми игълан ителгән Укытучы елы, моны Белем елы дип тә кабул итәргә була, кысаларында мәгариф системасында шактый гына үзгәрешләр көтелә. Бу мәгариф стандартларына, укытучыларны аттестацияләүгә, кызыксындыру чараларына һәм социаль ярдәм күрсәтүгә, мәгариф учреждениеләренең матди базасын ныгытуга һ.б., ә укучыларның БДИ тапшыруына өлешчә генә кагыла. Гомумән, республикада мәгарифне үстерүнең яңа стратегиясе эшкәртелә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда Укытучы елын үткәрү мәсьәләләре буенча барган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов шулай дип белдерде. Укытучы елын үткәрү планында кабул ителгәнчә, республикадагы барлык министрлыклар, муниципаль берәмлекләр, сәнәгать предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалар ярдәме белән, зур проектлар гамәлгә ашырылачак, диде министр.

Барлыгы 5 төп проект каралган, алар, нигездә, - 3әр юнәлештә, дип, А.Гыйльметдинов аларның һәркайсына аерым-аерым тукталды.

ТРда мәгарифне үстерү программасы мега-проекты (Мега-проект ПРО РТ) түбәндәгеләрне күздә тота. «Безнең яңа мәктәп» - мәктәптә белем бирүнең заманча үсеше, мәктәпләргә яшь буын укытучыларны җәлеп итү, яңа стандартлар кертү, дистанцион белем бирүне җәелдерү, иң яхшы укытучыларга грантлар бирү юлы белән ярдәм күрсәтү; «ТРда мәгариф системасының иң яхшы кадрлары» - республиканың министрлыклары, ведомстволары, бизнес-бергәлекләре һәм иҗтимагый оешмаларның  актив катнашында конкурсларны киң тарату; «Яшьләр лидерлыгы» - укучылар арасында лидерлык сыйфатларын үстерү, иҗтимагый инициативаларын хуплау.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланганы исә быел аеруча актуаль: «Игелек синнән башлана!» - Бөек Ватан сугышы ветераннары булган укытучылар белән эшләүдә волонтерлык һәм тимурчылык хәрәкәтен үстерү; «Алга, үткәннәргә!» - Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын өйрәнү һәм яктыртуда мәктәпләр, социаль приютлар, балалар йортлары белән берлектә уртак эш; «Җиңү варислары» - кадетчылык хәрәкәтен җәелдерү, сугышчан локаль низагларда катнашкан укытучылар эшчәнлеген яктырту.

«Укытучы – гаилә традициясе» проекты: «Безнең мәктәп – безнең биография» - муниципаль берәмлекләрдә педагогик династияләрне хөрмәтләү; «Буын – буыннарга» - мәктәп музейларында педагогик һөнәр ияләренең дәвамчанлыгы хакында махсус сәхифәләр булдыру, педагогик династияләр фестивале үткәрү; «Әти, әни, мин – мәктәп гаиләсе» - педагогик династияләрнең республика мәгариф системасындагы роле һәм урыны мәсьәләләре буенча Интернет-форум оештырып үткәрү.

«Республика игелеклелек юлыннан бара» дип аталганы, атамасыннан аңлашылганча, шәфкатьлелекне күздә тота: «Өметнең салават күпере» - балаларны тәрбиягә алган укытучы гаиләсе институты тәҗрибәсен җәелдерү; «Алар үзләренең мәктәпләренә тугры калды» - монысы үзләренең мәктәпләренә эшкә кайткан инвалид укытучыларга мөнәсәбәтле; «Игелек кыл» - ул зур предприятиеләр, банклар һәм башка хуҗалык субъектлары җитәкчеләренең мәгариф учреждениеләренә ярдәм кулы сузуын күздә тотып кабул ителгән.

«Россия укытучылары белән данлана, укучылар аңа танылу китерә!» проектында «Тану» дигән юнәлеш талантлы яшьләрне табып ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Россия студент язы», «Яшь тавышлар», «Ватан», «Созвездие-Йолдызлык» фестивальләре, КВН/ШТК лигалары, интеллектуаль олимпиадалар, конкурслар, конференцияләр, спорт ярышлары, хәрби-патриотик конкурслар һ.б. комплекслы чараларны үзенә алган булса, «Алгарыш» дигәне – талантлы яшьләргә грантлар аша ярдәм йөзеннән республикада гамәлгә мәгълүм чара, аның буенча үзебезнең һәм чит илләрнең иң яхшы югары уку йортларында стажировка үтү мөмкинлеге бирелә.

Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән видеоконференция режимында уздырылган очрашуда Ингушетия Республикасы мәгариф министры Лемка Измайлова да катнашты һәм журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Болардан тыш, Мөслим, Апас, Мамадыш, Буа, Чүпрәле районнарыннан, Нурлат шәһәреннән укытучылар министр Альберт Гыйльметдиновка сораулары белән мөрәҗәгать итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100