news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
А.Гусев:“Р.Миңнехановның эшен лаеклы алып барырга сәләтле икәнен хезмәт биографиясе сөйли"
“Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе А.Гусев республиканың социаль-икътисади казанышларында Минтимер Шәймиевнең биниһая ролен ассызыклады
Скопировать ссылку
(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының чираттан тыш утырышында, инде хәбәр ителгәнчә, Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләрен бирү мәсьәләсе каралды. РФ Президенты парламент каравына тәкъдим иткән әлеге кандидатура буенча тавыш биргәнче, Дәүләт Советындагы депутатлар фракцияләре җитәкчеләре кандидатка фикерләрен белдереп, аңа тәкъдимнәр белән чыкты.
республиканы сәяси аренада танытуда, республиканың социаль-икътисади, спорт өлкәсендәге казанышларында Минтимер Шәймиевнең биниһая роленә тукталып, Рөстәм Миңнехановның аның эшен дәвам итү өчен лаеклы кандидатура булуын ассызыклады. Рөстәм Миңнехановның эшен лаеклы алып барырга сәләтле кеше икәнен аның хезмәт биографиясе дә сөйли, ди Гусев. Ул Миңнехановның эшчәнлек алымнарында ныклы идарә ысулларын, катгый дисциплинаны, максатчанлыкны, алга куйган бурычларны үтәү, халыкара, федераль дәрәҗәдә сүзен үткәрә алу сәләтен аерым билгеләп узды. Аны республиканы бүгенге шартларда Татарстанны инновация үсеш юлыннан алып баруга лаеклы өлеш кертүче, технопарклар, технополислар, кече бизнес үсешенә зур өлеш керткән шәхес буларак бәяләде. “Бердәм Россия”леләр яңа җитәкчегә республика халкының лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүдә уңышлар, остазы кебек зур сәясәтче дәрәҗәсенә җитүен тели.
Үзләрен парламенттагы оппозиция дип йөртүче коммунистларның үз тәкъдиме бар иде. КПРФ ның парламенттагы фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сүзен төбәк башлыкларын сайлау мөмкинлеге бетерелүгә канәгатьсезлек белдерүдән башласа да, төбәк башлыкларын билгеләү системасы белән килешеп эшләргә кирәклеген яхшы аңлый. Ул коммунистлар исеменнән республиканың яңа башлыгы алдына авария хәлендә яшәүчеләрнең торак хәлләрен яхшырту, социаль торак мәсьәләсен хәл итү, торак-коммуналь хезмәтләр тарифларын тотрыклыландыру, тарихи-архитектура һәйкәлләрен саклау, шул исәптән Ленин музеен төзекләндерү бурычын куйды.
Парламентта “Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәте фракциясен җитәкләүче Ренат Закиров Рөстәм Миңнехановка авылларны, туган телләрне саклап калу эшен дәвам итүдә зур ышаныч белдерүләрен җиткерде.
Варисына иң төпле киңәшләр һәм тәкъдимнәрне гамәлдәге Президент үзе юллады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2